Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан ипподромында гольф һәм пейнтбол уйнарга көтәләр

«Казан» Халыкара ат-спорт комплексы киңкырлы эшчәнлек алып бара. Спорт мәйданчыгы ат спортына гашыйкларны үзенә җәлеп итеп кенә калмый, биредә комплекс буйлап кызыклы экскурсияләр дә оештырыла, пейнтбол клубы эшли, өсте ябулы футбол кыры да бар. 28 апрель көнне 13.00 сәгатьтә ипподромда тантаналы төстә ат чабышы сезоны ачыла. - Бу көнне унике...

«Казан» Халыкара ат-спорт комплексы киңкырлы эшчәнлек алып бара. Спорт мәйданчыгы ат спортына гашыйкларны үзенә җәлеп итеп кенә калмый, биредә комплекс буйлап кызыклы экскурсияләр дә оештырыла, пейнтбол клубы эшли, өсте ябулы футбол кыры да бар.
28 апрель көнне 13.00 сәгатьтә ипподромда тантаналы төстә ат чабышы сезоны ачыла.
- Бу көнне унике старт планлаштырылган. Әйтик, чиста токымлы атлар өчен - дүрт, гарәп токымлы атлар өчен - ике бәйге. Мәскәү, Самара, Оренбург, Пенза өлкәләре, Татарстан, Мари Эл, Башкортстан республикаларыннан килгән спортчылар арасында иң көчлеләр һәм җитезләрне ачыклаячаклар. Гомуми приз фонды 500 мең сумнан да артып китә, - ди «Казан» Халыкара ат-спорт комплексының үсеш бүлеге башлыгы Динә Галләмшина.
Ат чабышларына кадәр ипподром белән танышуны комплекс буйлап экскурсиядән башларга була. Европада иң зур, ә Россиядә мондый дәрәҗәдәге бердәнбер булган ипподром төрледән-төрле зоналарны берләштерә. Шуңа күрә дә ул Казанның туристик маршрутларына кертелгән.
90 гектардан артык мәйданны биләгән комплекс берьюлы алты мең тамашачыны кабул итәргә сәләтле, димәк, мондый зур корылма белән идарә итүнең үз серләре бар дигән сүз. Биредә кунаклар ат үрчетү һәм ат спорты музеена керә ала.
Бахбайлардан башка нинди ипподром инде ул - программага ат абзары буйлап экскурсия дә керә. Аларны тәм-том - коры вак клиндер, алма, кишер, шакмаклы шикәр белән сыйларга ярый.
- Зур ярышлар үткәрелгән вакытта бахбайларны 42 төбәктән китерәләр. Бу, нигездә, «Президент призы»на уздырыла торган бәйгеләр вакытында була. Ә гадәти көндә Россиянең 20-25 төбәгеннән китерелгән атлар биредә даими яши, бары тик чабышкыларны гына кыш чыгарга көньякка алып китәләр. Чечня, Кабарда-Балкария, Карачай-Чиркәс, Ставрополь, Краснодар, Ростов, Самара, Сарытау юртаклары - ел әйләнәсе Казанда, ә Ульяновск, Мәскәү аргамакларын ярышлар вакытында китерәләр. Күршеләребездән Чуашстан, Мари Эл, Удмуртия республикаларын, Киров өлкәсен санап үтәргә мөмкин, - ди «Казан» Халыкара ат-спорт комплексы директоры Сергей Василенко.
Ипподромда теләгән кешегә шулай ук атка атланып йөрергә дә мөмкинлек тәкъдим ителә: профессиональ инструкторлар сезне иярдә дөрес утырырга өйрәтәчәк. Әгәр ат спорты белән чын-чынлап мавыгып китсәгез, профиль мәктәбе эшли. Әзерлек курслары ике елдан биш елга кадәр дәвам итә. Моннан тыш, ат-спорт комплексы территориясендә иппотерапия үзәге, өсте ябулы футбол кыры, «Хан» спорт көрәшләре клубы эшли. Комплекс территориясенең ел әйләнәсе буш торганы юк. Мисал өчен, Яңа ел бәйрәмнәрендә «Хан ишегалды»нда Кышкы Сабан туе үткәрделәр, кунакларны атларда һәм этләр җигелгән чаналарда утыртып йөрттеләр, ачык шугалак эшләде. Күптән түгел генә ат-спорт комплексында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды.
Ипподромның быелгы җәйгә дә планнары зурдан.
- Төрледән-төрле күргәзмәләр эшләячәк, бездә семинарлар, тренинглар, корпоративлар һәм туйлар үткәрү өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Моннан тыш, җәен гарәп атларында ике Халыкара бәйге үткәрү күздә тотыла. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре ел дәвамында дөньяның җиде-сигез иң яхшы ипподромында гарәп аргамаклары катнашында чабышлар уздыра, чыгымнарны да тулысынча үзе күтәрә. Россиянең бер генә төбәгендә дә болай эшләмиләр, бары тик бездә генә. Ипподромны шулкадәр ошаттылар күрәсең, хәзер инде ике бәйге оештырырга булдылар, - дип өсти Сергей Василенко.
Моннан тыш, тиздән ат-спорт комплексы территориясендә ике пейнтбол мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Аларның берсе ачык булыр дип көтелә, ә икенчесен кышкы сезонга, өсте ябулы итеп төзиләр. Гольф кырында да эшләр ахырына якынлаша, биредә чирәм җәясе, кечкенә чокырлар ясыйсы гына калган. Ипподром башлыгы раславынча, комплекс иң башта ук ат яратучылар өчен генә түгел, ә барлык казанлыларны үзенә тартып тору үзәге буларак төзелгән.
Реклама
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев