Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Каймарлы уен”

“Каймар” дигән гади генә исемле коттедж бистәләренең берсендә узган ял көннәрендә бистә халкы, Дәүләт автоинспекциясе һәм төзүче - “АSG” компанияләре инвестиция төркеме үзара бүлешә алмаган комлыкка әверелде. Авыл кешеләренең әйтүенә караганда, бистәгә керә һәм чыга торган бердәнбер юлны казыйлар һәм күмәләр. Дәүләт автоинспекциясе аермачык күрсәтмә бирә - траншея казып, үз белдекләре белән оештырган юлны юкка чыгарырга. Инспекторларның игътибарын ул төбәк билгеләнешендәге юл янында урнашкан булуы белән җәлеп итә. Төзүче коттедж бистәсен район картасына урнаштырганга кадәр документлар әйләнеше белән зур эшләрне башкару турында кайгыртырга тиеш булган.

Каймардагы юл язмышы хәл ителгән көнне үк авылда яшәүче Юрий Курбатов Интернет челтәренә видео чыгарды. Анда ул инспекторлар кабул иткән карарга карата үзенең фикере белән уртаклаша. Ул “Каймар” коттедж бистәсендә узган ел участок сатып алган һәм быелгы кышта өендә тора башларга планлаштыра. Участокны сатып алганда шундый катлаулылыклар булыр дип башына да китермәгән, чөнки беркайчан да мондый хәлгә дучар булмаган. -

Җомга көнне иртән, бистәдән чыгып барганда мин юлның казылганлыгына игътибар иттем. Ничек кирәк алай әйләнеп уздым. Моңа бик гаҗәпләндем. Бистә халкы чатына шунда ук хәбәр җибәрдем. Ризасызлыклар башланды. Канау казыган тракторны эзләп киттем. Ул бу вакытта күрше борылышта икенче юлны юкка чыгару белән мәшгуль иде. Тракторчы белән сөйләштем, әмма ул берни дә хәл итми - аңа ни кушсалар, шуны үтәгән. Шунлыктан мин җитәкчеләрне табарга тырыштым - барып чыкмады. Бу гадәттән тыш хәл. Аны хәтта сүзләр белән аңлатып та бирә алмыйм. Кешеләрне юлсыз калдырганнар да киткәннәр, - дип ризасызлыгын белдерде бистәдә яшәүче Юрий Курбатов.

Бистәдән ярты көн буена йөк машиналары да, кешеләр дә чыга алмаган. Гадәттә коттедж бистәләрен төзүчеләрнең күбесе шулай эшли. Тик, кагыйдә буларак, чыгу-керү өчен өстәмә юллар була. Каймарда андый юл юк. Казанга терәлеп диярлек урнашкан Биектау районы - шәһәр янында яшәргә теләүчеләр өчен бик уңайлы урын. Шунлыктан биредә күз ачып йомган арада йортлар төзеп тә куялар.

Төзүченең хыялы - җирне мөмкин кадәр тизрәк сатып җибәрү. Ә моны ничек эшләргә? Әлбәттә, бәянең конкурентныкына караганда түбәнрәк булуына ирешү. Сатып алучылар моңа риза. Тик алар моның күп кенә четерекле яклары булу турында уйланмыйлар. Әнә Каймардагы кебек.

- Җирне сатып алганда “ASG” компанияләре инвестиция төркеменнән җибәрелгән поселок планын күрдек, анда керү юлы да күрсәтелгән иде. Ул ведомстволар белән килешенгәнмеюкмы, мөстәкыйль рәвештә генә белеп булмый. Аларның үзләренең әйтүенчә, барысы да килешенгән, димәк, юлчылар ГАИ күрсәтмәсе буенча траншеяны законсыз казыганнар, уңайсызлыклар тудырганнар, - дип үз фикерләрен белдергәннәр бистәдә яшәүчеләр чатта.

Дәүләт автоинспекциясе безне керү-чыгу юлы килешенмәгән, дип ышандырды. Димәк, халыкны төзүче гаебе белән алдаганнар булып чыга. “ASG” хезмәткәре башта килеп туган хәлгә аңлатма бирергә ризалашты, әмма әзерләнү өчен вакыт бирүләрен сорады, ә соңрак шалтыратуларга бөтенләй игътибар итми башлады.

Биектау районы прокуратурасында вазгыять үзгәрмәгән очракта аларга гариза белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. Тикшерү уздырганнан соң суд тикшерүенә барып җитәрме-юкмы - аңлашылыр.

Без юл тирәләреннән файдалануның билгеләнгән тәртибен тормышка ашыруны тәэмин итүче “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенә мөрәҗәгать иттек һәм төзүченең документлар әйләнеше белән нинди эшләр башкарырга тиешлеген аңлатуын үтендек.

Җ и р у ч а с т о к л а р ы н с а т ы п а л ы р г а теләүчеләргә, тагын бер тапкыр башка бәргән тырмага китереп басмас өчен, барыннан да бигрәк төзүче турындагы барлык мәгълүматны тикшерергә кирәк. Иң яхшысы - белгечләргә мөрәҗәгать итү. Алар закон таләпләрен дә, шулай ук күзгә күренмәгән җитешсезлекләрне дә бик яхшы беләләр.

Әлеге вазгыятьнең, әлбәттә, дәвамы булачак. Һәм без элеккечә үк “ASG-төркеме” төзүчесеннән һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ГБУдан җавап көтәбез.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев