Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Катса катсын, тагын берне табармын, озак түгел бит!”

“Сабый бала тәрәзәдән җиргә егылып төште!” дигән хәбәрне алгач, ашыгыч ярдәм санаулы минутлар эчендә килеп җитә. Табибларны кулына күкрәк баласы тоткан һәм җиде яшьләрдәге малаен иярткән исерек хатын каршы ала. Табиб Рәмис Мостафинга: “Кызчыкны икенче каттагы тәрәзәдән язылышмагын ирем ташлады”, – дип сөйләнә ул.

Әлбәттә, табибларны бу явызлыкны кем эшләвеннән бигрәк, бетонга килеп төшкән нарасыйның хәле борчый. Ләкин әни кешенең үзен бик тә иркен тотуы, баласы өчен пошынмыйча берни булмагандай сөйләшүе, урынлы-урынсызга шаркылдап көлүе, телефоннан кемгәдер кычкыруы, “утыртам”, дип янавы да игътибардан читтә калмый. Ә сабыйның хәле мөшкел була. Соң­рак Чистай һәм Республика клиник хастаханәсе табиблары аның баш мие һәм үпкәсе шешүдән җан бирү куркынычы зур иде дияр. Медицина кәгазьләрендә аның сәламәтлегенә салынган зыян күпләп күрсәтелә, мәсәлән, ике җирдән баш сөяге иңеп сыну, бер кабыргасы чатнау, баш мие, бавыр, талак һәм башка әгъзаларына зарар килү әйтелә. Чистайда тиешле тикшеренүләр уздыргач, Казанга, нейрохирургия бүлегенә озаталар сабыйны.

Фәрештә канатын җәйгән дигән гыйбарәне искә алмый булмый әлеге очракта. Чөнки ун көннән кызчыкны хастаханәдән чыгаралар. Ләкин Чистайга түгел, ә Казандагы республика яшь балалар йортына, андагы табиблар күзәтүенә тапшыралар. Чөнки ул чакта аның 23 яшьлек анасы Ангелина Кобзева Чистайдагы тикшерү изоляторында утыра инде.

Полиция һәм тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Ленара Гыйбадуллина алып бара әлеге эшне. Ангелинаның язылышмаган ире, ягъни кызчыкның әтисе Евгений Настявинны гаепләп биргән беренче күрсәтмәләренең чеп-чи ялган икәнен тиз ачыклый ул. Әйтик, әлеге фаҗигане күреп торган җиде яшьлек Антон алдакчы әнисен фаш итә, ягъни кечкенә сеңлесен әнисе ыргытуын сөйләп бирә, ә аннары әнисе өйрәтүләрен искә төшереп булса кирәк: “Юк ла, үги әти ыргытты,” – дип өстәп куя. Әмма үги әти – Евгений Настявин да хатыны гаебен үз өстенә алмый. Ахыр чиктә, Ангелина дөресен сөйли, бары тик “махсус ыргытмадым, баланы төшереп җибәрдем”, дип бара.

Хатынның гамәлләре аңлы рәвештә кеше үтерүгә омтылыш ясау дип бәяләнә. Бу исә, явыз ана максатына, балага вакытында ярдәм күрсәтелү аркасында гына ирешә алмаган дигән сүз.

Әлеге фаҗиганең башлангычын Коб­зе­ваның хәмерле тормыш рәве­шен­нән күрергә кирәк. Ангелина өч балалы тулы гаиләдә туып үсә. Чистайда мәктәпне тәмамлагач, пешекче һәм парикмахер һөнәрләре ала. Ләкин кайда да булса эшләп өлгерми – 15 яше тулу белән Антонны тудыра. Балигъ булмаган әти кеше җинаять җаваплылыгына тартыл­мый. Күргән-белгәннәрнең әйтүенә кара­ганда, ике-өч ай бергә яшәгәннән соң аерылыша яшьләр. Ангелина 24 яшьлек Евгений Настявин белән тора башлый, аның әти-әнисе, авыру сең­лесе һәм Антон белән бергә яши алар.

Әлеге җинаять эшендә шаһит буларак катнашучы күп санлы кешеләрдән бары тик Ангелинаның 44 яшьлек әни­се һәм 3 яшькә өлкәнрәк абыйсы гына хатынга уңай бәя бирә. Аларның эчү­лә­рен Евгенийга сылтыйлар, имеш, Ангелина бары тик хәмер иренә әзрәк калсын дип кенә эчкән икән. Әмма Ангелинаның эчкече генә түгел, исер­гәч йөгәнсез икәнен дә раслаучы мисаллар күп. Әйтик, иренә тән җәрә­хәтләре ясаган өчен аңа каршы җинаять эше кузгатылып, судка барып җиткән очрак бар. Ул чакта җәбер­ләнгән ир үзе Ангелинаны кырыс җәза­дан коткарып кала. Ангелинаның исе­рек килеш иренә генә түгел, үз әти­сенә һәм башкаларга зыян-зәүрәт күрсәтү, эчкән баштан башка төрле тәртипсезлекләр кылу очраклары да җитәрлек.

Ангелина үзе кечкенә кызчыкны көтеп алынган бала дип сөйли. Ләкин аны күңел җылысы биреп карарга да кирәк бит әле! Монысын исеме җисеменә туры килмәгән сәрхуш анадан көтеп булмый. Психиатрия экспертизасы Ангелина Кобзева алкогольгә актив рәвештә бәйле, гади генә әйтсәк, аракы эчмичә тора алмый дигән диагноз куя.

 

Евгенийның да сәрхуш икәнен әйтеп үтик. Эштән чыккан эчкечеләрнең барысы да яшь баланы тәрәзәдән ташлауга барып җитми үзе. Әмма әлеге гаилә мисалында бу фаҗигане бөтенләй үк көтелмәгән хәл дип булмастыр.

Реклама

2018 елның 31 июнендә, кичкә таба Евгений хатынына шалтыратып, шулай ук язылышмыйча бергә яшәүче дуслары – Ольга Нәсимова һәм Алексей Вольнов янына кунакка барырга чакыра. Ике баланы да алып, билгеләнгән урынга барып җиткән Ангелина иренең урамдагы урындыкта Ольга белән салып, гәпләшеп утырганын күрә. Аек хатын ул чакта көнләшүен сиздерми әле. Шул сәбәпле низаг соңрак – Алексей Вольнов фатирында парлылар тәмам исерешкәч чыга.

Ангелинаны Алексей да яклый. Тиздән хуҗалар йокларга кереп китә. Әмма озак ятарга туры килми аларга, бүлмәгә чыр кычкырып бичара Антон килеп керә һәм әнисенең кылган гамәлен әйтеп бирә. Алар кухняның ачык тәрәзәсеннән үрелеп түбәнгә карагач, Ангелинаның баласын кочаклап бетон җәелгән җирдә утыруын күрәләр. Тиздән ана кеше фатирга менә һәм шешенгән, кара янган балакайны күреп, үзен сүгәргә керешкән Ольга Нәсимовага шаккатыргыч сүзләр әйтә.

Безнеңчәгә тәрҗемә иткәндә: “Катса катсын, тагын берне табармын, озак түгел бит!” – ди ул. Ашыгыч ярдәмне дә ул түгел, ә хуҗабикә чакыра. Бактың исә, Вольнов белән Нәсимова йокларга яткач, Евгений кибеттән бер ярты алып кайткан да алар аны тагын хатыны белән икәүләп эчкәннәр икән. Әрләш-талаш тынмаган, билгеле. Котырынган, төгәлрәге, хәмер парлары белән тилергән хатын ирен өркетергә үк керешкән, биш айлык баласын аягыннан тотып тәрәзәдән тышка чыгарган. Лаякыл исерек ир аны тынычландырырга, туктатырга сәләтле булмаган, күрәсең. Нәтиҗәдә, ачу-нәфрәте ташып чыккан бер мәлдә хатын баланы ычкындырып җибәргән.

Тикшерү эшләре һәм хөкем утырышлары барышында сабыйның мәнфәгатьләрен яклаучы рәсми вәкил итеп аның туган-тумачасы түгел, ә опека бүлеге хезмәткәрләре билгеләнә. Гәрчә, аның әтисе, 43-45 яшьләрдәге әби-бабасы, 58 яшьлек картәбисе һәм башка якыннары булса да. Антонга да опекунлык рәсмиләштерелә. Аны туган тиешле, тәртипле апа тәрбиясенә бирәләр.

Шөкер, республиканың ятимнәр йортыннан, гомере кыл өстендә булган кызчыкның инде яхшы гына тернәкләнеп килүен хәбәр итәләр.

Чистай шәһәр суды Ангелина Кобзеваны 11 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән кырыс карар чыгарды.

Автор: Наил Вахитов Акчарлак

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев