Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Караңгыда атны күрмәгәннәр»: Минзәләдәге юл һәлакәтендә өч кеше үлгән

Минзәлә районында төнлә машинада атка бәрелеп 3 кеше үлгән, берсе яраланган.

Минзәлә районы Бикбау авылы янында 20 июнь көнне төнлә юл фаҗигасе булган. Әлеге юл һәлакәтендә 3 яшь кеше үлгән. Берсе хастаханәгә эләккән.

Фаҗига турында Бикбау авылы җирлеге башлыгы Лүзия Мәрдамшина белән сөйләштек. «Якшәмбедән дүшәмбегә төнне булган ул. Иртән дүшәмбе көнне генә таптылар аларны. Авылга 500 метр гына кайтып җитмәгәннәр. Күрше авылга барган булганнар. Төнлә караңгыда атны күрмәгәннәр.

Аннары машина, юлдан төшеп, посадкага кереп киткән.

Машина өстенә агач та ауган, юлдан үткәндә күренми дә. Аны бер кеше, бәрдергәннәр дә, каплап куйганнар дип уйлаган. Исән калган малай да каяндыр килеп чыккан. Башта кабина эчендә кеше бардыр дип уйламаганнар да. Исән калган малай Илсур, безнең авылныкы, ул телсез. Хәзер реанимациядә, башына операция ясалган дип кенә ишеттем үзем дә. Авырыйм, больничныйда мин, өйдән чыкмыйм.

Алар эчеп йөри торган да, тәртипсез балалар да түгел. Бик акыллы, ярдәмчел алар. Ленар Газетдинов өйләнгән, аның ике баласы бар. Руль артында Ильяс Якупов булган, аның әнисе авылда, кайнанасын карый, шуңа алар Минзәләдән гел монда кайтып йөриләр иде.

Ленарның энесе Илһам быел февральдә Минзәлә күперендә Камаз астына кереп һәлак булган иде. Бу юл һәлакәтендә машинада тагын Илһамның хатыны Резидә дә булган. Ул дүшәмбе көнне диплом яклауга барырга тиеш булган, Минзәләнең педагогия көллиятендә укыган. Монда кайнанасы янына кайтып йөри иде.

Ильяс дигәне диплом алып армиягә китәргә тиеш булган. Резидәне үзенең туган авылы Айманга алып кайтып җирләделәр. Илһам белә аларның 1,3 яшьлек кызлары калды, аны хәзер Резидәнең әнисе тәрбияли.

Ат арканда, бәйләнгән булган. Аның янында тагын бия һәм колыны да булган. Хайван аны өзеп киткән, хуҗасы көне буе эзләгән, таба алмаган. Иртәнге якта тай белән колынны буш йорт тирәсеннән тапкан. Атын инде үлгән килеш юлдан табып алган.

Үзем өйдән чыкмадым, балаларны соңгы юлга озатырга кеше бик күп булган, барлык дуслары җыелган, диделәр. Ленарны бик яхшы белә идем. Бик акыллы, бик тыныч бала иде. Гер күтәрү ярышларында да катнаша, быелгы сабан туенда беренче урынны алды. Әтиләре үлгәннән соң, дөньяларын торгызып, әниләренә бик булышып торалар иде. Хәзер әниләре ялгызы калды.

Юл һәлакәте буенча тикшерү эшләре бара», — дип аңлатты авыл җирлеге башлыгы.

Ленарга 26, Резидә һәм Ильяска 20 яшь булган. Юл һәлакәтендә үлгән яшьләрнең туганнары да, дуслары да сөйләшерлек хәлдә түгелләр иде.

Аю авылында яшәүче Марсель абый Фәсхиев фаҗигадә һәлак булган яшьләрне белгән. «Алар безнең балалар белән бик нык дуслар иде. Бертуганнар шикелле иде алар. Ленар һәм Резидә турында әйтәм. Илһам 4 ай элек юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. Резедә кичә генә диплом якларга тиеш булган. Алар ялга монда авылга кайтып йөриләр иде.

Резедә белән Илһам берсен-берсен бик яратып яшәделәр, бик бәхетле пар иде алар», — ди ул.

Ленар, Резидә һәм Ильясның гаиләләренең авыр кайгыларын уртаклашабыз.  

 

Подробнее: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев