Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Караңгы вакытта юлны куркынычсызлык нуры яктыртыр

Биектау районы мәктәпләрендә дә укучылар өчен язгы каникуллар вакытыннан алда башланды. Белем бирү учреждениеләре 19 нчы марттан ябылды. Бу чорда Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Бала – төп пассажир” дигән шигарь белән төрле чаралар уздыралар. Акция кысаларында Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучыларына да куркынычсызлыкның мөһим кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү м ә к т ә бе н е ң бе р е н ч е сыйныф укучылары тиешле сәламәтлек минутларын күңелле көйләр тыңлый-тыңлый уздыралар. Бу юлы гадәтләнгән хәрәкәтләнү алымнарын флешмобка үзгәртергә булганнар. Ул “Бала - төп пассажир” акциясен хуплап уздырылган.

Әлеге акцияне гамәлгә ашыру барышында профилактик чаралар 19 нчы марттан 31 нче мартка кадәр үткәреләчәк. Юлпатрульлек хезмәте инспекторлары иң нәни пассажирларны машинада дөрес утыртып йөртүне тикшерәчәкләр. Әле бу көнне Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тагын бер акция уздырдылар. Яшь ирекмәннәр белән берлектә җәяүлеләргә, аларга караңгы вакытта йөрүе куркынычсыз булсын өчен, фонарьлар бирделәр.

- 2019 нчы елда 1427 юлтранспорт фаҗигасе булды, аларда 1325 кешегә зыян килде. Шулардан 130 кеше һәлак булды, 75 кеше тәүлекнең караңгы вакытында һәлакәткә юлыкты, - диде юл-патрульлек хезмәте инспекторы Раил Гаязов.

Башта бераз гаҗәпләнеп торсалар да, балалар фонарьларга сөенделәр. Чөнки һәркайсы да шушы кечкенә прожекторның караңгы вакытта аны кулына тоткан кеше өчен куркынычсызлык нуры булып торачагын аңлый иде.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев