Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Карабодайның бәясе төшә

Россия кулланучылар базарында хәл тотрыклыланды, һәм карабодайга бәя төшә башлады. Август азагыннан башлап бәя инде 17,9 процентка төшкән. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хөкүмәт комиссиясе өчен ясаган докладында шундый саннар китергән, дип яза "Татар-информ" "КоммерсантЪ"ка сылтама белән. "2016 елның сентябре башыннан карабодай ярмасына бәя төшү күзәтелә. Кулланучы бәясе 1 килограмм карабодайга...

Россия кулланучылар базарында хәл тотрыклыланды, һәм карабодайга бәя төшә башлады. Август азагыннан башлап бәя инде 17,9 процентка төшкән. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хөкүмәт комиссиясе өчен ясаган докладында шундый саннар китергән, дип яза "Татар-информ" "КоммерсантЪ"ка сылтама белән.
"2016 елның сентябре башыннан карабодай ярмасына бәя төшү күзәтелә. Кулланучы бәясе 1 килограмм карабодайга 77,51 сум тәшкил итә һәм бу август азагы белән чагыштырганда 17,9 процентка арзанрак", - ди министрлык.
Бу урында Россиядә карабодайга бәянең 2015 елдан бирле түбән төшкәне булмавын да искәртеп узарга кирәк. 2015 елның июлендә карабодайның 1 килограммы 66,9 сум булган.
Министрлык материалларында, кулланучы базарындагы хәл тотрыклы, дип бәяләнә. Ел башыннан уртача кулланучы бәяләре ипигә - 0,8 - 1,6 процентка, сөт һәм сөт ризыкларына - 2,5 - 5,7 процентка арткан. Ә шикәргә бәя төшү күзәтелә - апрельнең беренче атнасында шикәр 0,3 процентка арзанайган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев