Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кар чистарту көрәк селкетү генә түгел ул

Объектларны һәм янәшә-тирәдәге биләмәләрне чистартып, төзекләндереп тору буенча елның һәр фасылы өчен аерым кагыйдәләр бар. Кышкы кагыйдәләргә бигрәк тә җаваплы карарга кирәк. Чөнки кышның язга авышкан мәлендә түбәләрдә боз сөңгеләре пәйда була башлый, кыш яз белән көрәшкәндә, язны кар белән җиңәргә уйлапмы, бураннар улый, ишелеп-ишелеп кар ява башлый. Бу -...

Объектларны һәм янәшә-тирәдәге биләмәләрне чистартып, төзекләндереп тору буенча елның һәр фасылы өчен аерым кагыйдәләр бар.
Кышкы кагыйдәләргә бигрәк тә җаваплы карарга кирәк. Чөнки кышның язга авышкан мәлендә түбәләрдә боз сөңгеләре пәйда була башлый, кыш яз белән көрәшкәндә, язны кар белән җиңәргә уйлапмы, бураннар улый, ишелеп-ишелеп кар ява башлый. Бу - февраль. Февраль яшь киленнәрнең иңнәреннән көянтәләрен төшерермен, дигән. Ә көянтә төшерү салкыннар белән генә бәйле булмыйча, урамда, халык йөри торган урыннарда үтеп булмаслык кар көртләре өелү белән дә бәйле.
Районда мондый күңелсез күренешләр белән Административ-техник инспекция көрәшә. Инспекция үзенең эшчәнлеген районны төзекләндерү һәм чистарту кагыйдәләренең 6-нчы бүлеге нигезендә алып бара. Анда кышкы чорда объектларны һәм әйләнә-тирә мөхитне кардан, чүп-чардан чистарту, карны даими рәвештә билгеләнгән урынга чыгарып түгү, юл куркынычсызлыгын тәэмин итү, кеше йөри торган сукмакларны, машина куя торган урыннарны боздан чистартып тору һәм юлларга бозга каршы химик реагентлар сибү, түбәләрне кардан һәм боз сөңгеләреннән чистарту һәм башка чаралар керә.
Биектау авылы Зур Кызыл урамында яшәүчеләргә һәм шул урамда урнашкан предприятие җитәкчеләренә Инспекция хезмәткәрләре 30 дан артык кисәтү ясаган. Күп кенә оешмалар кисәтү алганнан соң, административ җәзадан - штрафтан куркып, үз биләмәләрен тиз генә тәртипкә кертү эшенә керешә.
Күптән түгел район үзәгендә урнашкан машиналарга ягулык салу станциясе зур гына штрафка тартылган. Сәбәбе карны вакытында чистартмау һәм аны тиешле урынга урнаштырмау белән бәйле. 123-нче АЗС («Арскнефтепродукт» ААҖ) агымдагы елның гыйнвар башыннан алып, АТИ хезмәткәрләре тарафыннан берничә тапкыр кисәтү алган иде. АЗС территориясенә керү һәм чыгу юнәлешендә кардан биек таулар хасил булган. Ике яктагы тау кергән һәм чыккан машиналарга олы юлны каплап тора һәм юл-транспорт һәлакәте куркынычын тудыра. Бүгенге көндә АЗСның җаваплы хезмәткәре И.Һидиятуллинга административ эш кузгатылды һәм ул Биектау районы Башкарма комитетының Административ хокук бозулар комиссиясе каравына җибәрелде.
Вазифаи затка административ эш кузгатылганнан соң әлеге ягулык салу станциясе биләмәләре кардан тулысынча чистартылды. Мондый төр тәртип бозу очрагы өчен административ штраф күләме 30 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев