Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Капиталь ремонт тәмамлана

Чыпчык мәдәният йортында капиталь ремонт тәмамланып килә. Концертлар, очрашулар уздырыла торган 200 урынлы актлар залын һәм үсмерләр, яшьләр физик әзерлек белән шөгыльләнә торган спорт залын реконструкцияләү халкы 2300 ләп кеше тәшкил иткән Чыпчык авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен озак көтелгән бүләк булды. Актлар залының фойесында 13 мең данә китабы булган китапханә...

Чыпчык мәдәният йортында капиталь ремонт тәмамланып килә.

Концертлар, очрашулар уздырыла торган 200 урынлы актлар залын һәм үсмерләр, яшьләр физик әзерлек белән шөгыльләнә торган спорт залын реконструкцияләү халкы 2300 ләп кеше тәшкил иткән Чыпчык авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен озак көтелгән бүләк булды. Актлар залының фойесында 13 мең данә китабы булган китапханә урнашачак.

Капиталь ремонттан соң мәдәният йортында спорт җиһазлары, музыкаль аппаратура яңартылачак, актлар залына яңа креслолар куячаклар, сәхнә дә үзгәрәчәк. Фойедагы киенү-чишенү бүлмәсе дә көтелмәгән күңелле яңалык. Авыл кешеләре мәдәният учагы ачылуны түземсезлек белән көтәләр. Бу вакыйга октябрьгә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев