Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кагыйдәләр үтәлергә тиеш

Биектау муниципаль районы башкарма комитетының административ комиссиясе үзенең эшчәнлеген Биектау муниципаль районын төзекләндерү кагыйдәләре һәм авыл җирлекләре территориясен тышкы төзекләндерү, тиешле тәртиптә тоту, җыештыру, чистарту эшләрен оештыру кагыйдәләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Административ хокук тәртибе бозу турындагы кодекслары нигезендә, шулай ук ел саен раслана торган эш планына таянып тормышка...

Биектау муниципаль районы башкарма комитетының административ комиссиясе үзенең эшчәнлеген Биектау муниципаль районын төзекләндерү кагыйдәләре һәм авыл җирлекләре территориясен тышкы төзекләндерү, тиешле тәртиптә тоту, җыештыру, чистарту эшләрен оештыру кагыйдәләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Административ хокук тәртибе бозу турындагы кодекслары нигезендә, шулай ук ел саен раслана торган эш планына таянып тормышка ашыра.

Муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләре түбәндәге статьяларда күздә тотылган административ хокук тәртибе бозулар турындагы эшләрне карыйлар: ст.2.6. - җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларны үтәмәве; ст. 2.7. - муниципаль берәмлекләрнең рәсми символларыннан файдалану тәртибен бозу; ст. 3.2. - урамда сәүдә итүне оештыру тәртибен бозу; ст. 3.3. - җир асты коммуникацияләрен тәртиптә тоту кагыйдәләрен бозу; ст. 3.4. - урамнарны яктырту кагыйдәләрен бозу; ст. 3.5. - тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозу; ст. 3.6. - җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу.

Биектау муниципаль районының конкрет авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү, чисталыкны саклау һәм тәртип урнаштыру кагыйдәләренең үтәлүенә аеруча зур игътибар бирелә. Карап тикшерелгән протоколларның 90 проценттан күбрәге төзекләндерү кагыйдәләрен (ТРның Административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексының 3.6 статьясы) бозган өчен төзелгән.
Әлеге кодексның 3.6 статьясы нигезендә җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга ике мең сумнан өч мең биш йөз сумга кадәр; вазифалы кешеләргә - унбиш мең сумнан утыз мең сумга кадәр; юридик затларга - ике йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр штраф күздә тотылган. Шул ук гамәлләр (үтәмәү) ел дәвамында тагын кабатланса, гражданнарга өч мең биш йөз сумнан биш мең сумга кадәр, вазифалы кешеләргә - утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр; юридик затларга биш йөз мең сумнан бер миллион сумга кадәр штраф яный. Район халкы Биектау муниципаль районын төзекләндерү Кагыйдәләре турындагы тулырак мәгълүмат белән Биектау муниципаль районының Административ комиссия бүлегендәге рәсми сайтта, Биектау муниципаль районының Санитария-экология вәзгыяте - төзекләндерү кагыйдәләре, Биектау районы авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләре бүлекчәсендә таныша алалар.
Хәзерге вакытта кыш, кар күп яуганлыктан, юлга, йортның әйләнә-тирәсенә кар, боз ташырга, пычрак, сыек көнкүреш калдыклары түгәргә, транспорт чараларын балалар мәйданчыкларына, юл кырыйларына, җәяүлеләр сукмагына башка машиналарга, җәяү-леләргә юлны капларлык, территорияне чистартырга, ашыгыч хезмәт машиналарына, башка махсус транспортка узарга, чүп җыю машиналарына чүп контейнерларына якын килергә комачауларлык итеп кую катгый тыела. Ватык транспорт чарасын урамда калдыру ташлап киткән дип санала һәм ул машиналарга, җәяүле-ләргә, территорияне җыештырырга комачаулый. Мондый транспорт җирлек башкарма комитеты билгеләгән тәртиптә эвакуацияләнергә тиеш.

Реклама

Административ штрафка дучар булмас өчен район кешеләренә төзекләндерү кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәргә киңәш итәбез.

2015 ел - район өчен юбилей елы. Аңа нигез салынуга 80 ел тула. Чисталык һәм тәртип - халыкның тәрбияле, әдәпле булуын күрсәтеп торучы төп билге. Кунаклар район турындагы тәэсирләрне беренче чиратта биналар, корылмаларның матурлыгына сокланып кына түгел, ә бәлки урамнарның чисталыгына карап та алырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев