Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

КАДАСТР ИНЖЕНЕРЛАРЫНЫҢ ЯҢА ОЕШМАСЫ

Әле күптән түгел генә кадастр өлкәсендә мөһим вакыйга булды - Татарстанда кадастр эшләре һәм хезмәтләре базарында заказчы, башкаручы һәм дәүләт арасында цивилизацияле мөнәсәбәтләр булдырырга тиешле оешма барлыкка килде. Сүз "Татарстан Республикасының кадастр инженерлары берләшмәсе" дигән үзлегеннән көйләнә торган, Коммерциягә карамаган Партнерлык оешмасы турында бара. Берләшмә ТРдагы Росреестр идарәсе (текстта идарә...

Әле күптән түгел генә кадастр өлкәсендә мөһим вакыйга булды - Татарстанда кадастр эшләре һәм хезмәтләре базарында заказчы, башкаручы һәм дәүләт арасында цивилизацияле мөнәсәбәтләр булдырырга тиешле оешма барлыкка килде.
Сүз "Татарстан Республикасының кадастр инженерлары берләшмәсе" дигән үзлегеннән көйләнә торган, Коммерциягә карамаган Партнерлык оешмасы турында бара. Берләшмә ТРдагы Росреестр идарәсе (текстта идарә дип язылыр), "ФКП Росреестр" федераль дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчеләренең актив ярдәмендә, Татарстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының һәм башка дәүләт структураларының эшлекле катнашуында булдырылды.
Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше - үз әгъзаларына эштә төрле яклап ярдәм күрсәтү. Барыннан да бигрәк, кадастр темасы буенча укыту, гамәли семинарлар аша. Кадастр инженерлары - партнерлык әгъзалары өчен бу семинарлар бушлай. Алар аралашу формасында бик җанлы узалар, һәр кадастр инженеры үзен кызыксындырган сорауларын биреп, җаваплар ала. Яз-җәй айларында межалау һәм техник планнарны әзерләү, инженерлар эшчәнлегендә заман программаларын файдалану һәм кадастр органнары белән электрон документ әйләнешен оештыру (XML-файллар белән эшләү) кебек мөһим темалар буенча өч семинар уздырылды инде.
Моннан тыш, үзлегеннән көйләнә торган оешма (СРО) эшчәнлегендә кадастр инженерлары эшчәнлегенә техник һәм норматив-хокукый ярдәм, геодезик җиһазлар һәм программалардан файдаланганда булышу, дәүләт органнары (шул исәптән баш тартулар һәм аттестатларны юкка чыгару буенча), эш белән тәэмин итүчеләр һәм хезмәтләргә заказ бирүчеләр алдында аларның мәнфәгатьләрен яклау кебек юнәлешләрне үстерү дә планлаштырыла. СРО республикада кадастр инженерларының һөнәри осталыгын арттыруга, кадастр өлкәсендә эш нәтиҗәләре өчен халык алдында җаваплылыгын ныгытуга булышлык итәчәк.
СРО структурасында идарә органнары гына түгел, контроль дә бар. Аерым алганда, ревизия комиссиясе, күзәтү советы, шикаятьләрне карау, контроль комиссияләре бар. Моннан тыш, аерым очракларда кадастр инженерларының аларның эшенә заказ бирүчеләр, башка кешеләр алдында милек җаваплылыгын тәэмин итәргә тиешле компенсация фонды да оештырылды.
Кадастр инженерларының клиентлар базасында Татарстан халкының күп өлеше һәм нигездә барлык юридик затлар булганлыктан, Партнерлык эшчәнлеге социаль яктан бик мөһим һәм ул кадастр инженерларының гына түгел, ә бәлки аларның хезмәтләренә заказ бирүчеләрнең дә мәнфәгатьләрен яклауга, аларның бергә эшләвендә бердәм һәм аңлаешлы кагыйдәләр булдыруга юнәлтелгән. Бу кадастр хезмәтләре базарындагы теләсә нинди бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә, республика гражданнарына хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк.
Искәрмә. Хәзерге вакытта Татарстанда 500 дән артык кадастр инженеры исәпләнә. Партнерлыкта бүгенге көндә 158 инженер һәм аның сафларын һөнәри белемле кешеләр белән тулыландыру дәвам итә.
"Татарстан Республикасының кадастр инженерлары берләшмәсе"нең юр. адресы: 420059, ТР, Казан, Оренбург тракты, 8а йорт; факт. адресы: Казан, Җиңү проспекты, 100 йорт; тел.: 89872629404;
E-mail: np-okirt@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев