Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Изге юллар сезгә!

70 нче Усад һөнәр училищесында 2012-2013 нче уку елы тәмамланды. Ул безнең уку йортының киләчәге турындагы төрле имеш-мимешләргә бәйле вакыйгаларга бай булды. Эш хәтта шуңа барып җитте ки, авыл кешеләре, гаҗәпләнеп: "Ник, бездәге училище эшлимени ул?" - дигән сораулар бирә башладылар. Әйе, ул эшли һәм ничек кенә эшли әле! 2012...

70 нче Усад һөнәр училищесында 2012-2013 нче уку елы тәмамланды. Ул безнең уку йортының киләчәге турындагы төрле имеш-мимешләргә бәйле вакыйгаларга бай булды.

Эш хәтта шуңа барып җитте ки, авыл кешеләре, гаҗәпләнеп: "Ник, бездәге училище эшлимени ул?" - дигән сораулар бирә башладылар. Әйе, ул эшли һәм ничек кенә эшли әле!

2012 елның 7 декабрендә 2 нче курс студенты Зөлфәт Һидиятуллин "Минем булачак профессиям" республика конкурсында 3 нче урынны алды.

25-26 апрельдә студентларның физик әзерлеге смотрында училище командасы 2 нче урынны яулады. Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде.

22 майда 70 нче училище командасы пейнтбол ярышында 2 нче урынны яулаган өчен Татарстан Республикасының РОСТО (ДОСААФ) Дипломы белән билгеләп үтелде.

23 майда үсмерләр арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча Республика спартакиадасындагы югары күрсәт-кечләр өчен безнең укучылар Ринат Сөләйманов һәм Динар Платонов Татарстан Республикасы Хәрби Комиссары Грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләк-ләнделәр.

Һөнәри осталык олимпиадасының Республика этабында "Тракторлар йөртү буенча иң яхшы күрсәткеч" номинациясендә өченче курста укучы Илназ Хәкимов җиңүгә иреште. Уку елы тәмамлануга бу яхшы нәтиҗә булды.

2013 нче ел училище хезмәткәрләре хәтерендә яхшы казанышлар белән генә истә калмас. Бу өч еллык укыту программасын үзләштергән укучыларыбыз өчен чыгарылыш елы да. Өч ел уку дәверендә безгә тугыз сыйныфны тәмамлап килүчеләр тулы урта белем, барлык категориядәге тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгы җиһазларын ремонтлау слесаре, "В", "С" категорияле машина йөртүче һөнәре алды. Боларның барысы да балаларга, күпчелек очракта алар аз тәэмин ителгән гаиләләрдән, бушлай бирелде. Теләге булучылар, әллә ни күп акчалар түләмичә, өстәмә рәвештә электр һәм газ белән эретеп-ябыштыручы яки аш пешерүче һөнәрен дә үзләштерә алдылар.

Узган елдан башлап, яңа белем бирү стандарты нигезендә, тракторчы-машинист һәм "С" категорияле машина йөртүче һөнәренә укыту 2 ел да 5 ай дәвамында бушлай алып барылды. Калган һөнәрләргә өйрәнү түләүле. Яхшымы бу яки начармы, вакыт күрсәтер, ә хәзергә без үзебезнең 32 нче төркем белән саубуллашабыз, ул, мөгаен, башлангыч һөнәри белем бирүнең озак вакытлы тормышындагы иң яхшы этаптыр.

Сыйныф җитәкчесе Гөлҗиһан Ханзафарова, производствога өйрәтү мастерлары Нәсыйх Хәмидуллин һәм Илдус Кадыйров белән бер-гәләп, төркемне финалга - диплом алуга алып килеп җиткерделәр.

Бүген, истәлекле дипломнар тапшыру көнендә училищеның барлык коллективы исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларына "Хәерле юл сезгә, балалар!" диясе килә. Сезгә хезмәт баскычында уңышлар юлдаш булсын. Училище тәмамлаган 5 укучыбыз Кораллы Көчләр сафларына чакырылды, берсе авыл хуҗалыгы ВУЗына укырга керә. Калганнары безнең районның машина йөр-түчеләре, тракторчылары, слесарьлары булып эшкә урнашалар. Бәхеткә каршы, дипломлы белгечләр барлык хуҗалыкларда һәм предприятиеләрдә диярлек кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев