Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Июнь ае - Сабантуйлар ае, мәйданнарга халык җыела

Казанның Мирный бистәсендә узган ял көннәрендә халкыбызның күркәм бәйрәмнәреннән берсе - Сабан туе гөрләде. Аны хәзер гадәтләнгәнчә ел да уздырыла торган чара дип әйтеп булмый, чөнки 2020 ел бәйрәмне оештыручыларның планнарын бозды. Аның каравы быел стадиондагы тормыш яңа төсмерләр алды.

Бәйрәмгә җыелган кунаклар бик канәгать булдылар - милли ризыклардан авыз иттеләр, күңелгә якын милли моңнарны тыңлап хозурландылар һәм көрәшчеләр келәмендә дә, шулай ук башка төрле бәйгеләрдә дә призлар өчен көч сынаштылар. Авыл йортлары да быел бераз яңартылган иде. Алар арасында оештыру үзенчәлекләре белән Яшел Үзән аерылып торды. Тамашачылар милли бәйрәмне бик ошаттылар. Кунаклар фикере буенча авыл йортларының тасвирлылыклары, ямьлелекләре, игътибарны җәлеп итәрлек булулары ягыннан кем лидерлыкны яулады соң?

Балык Бистәсе авыл йортына керүчеләргә алтын балык тотып, үзенең теләген әйтү мөмкинлеге бирелде. Кемнеңдер кармагына кара балык эләкте. Шунда ук хыял тормышка ашармы-юкмы, дип фикер алыша башладылар.

Балык белән тәэмин итүче һәм халыкның кәефен күтәрүче - Балык Бистәсе. Бирегә балык тотарга яратучылар, тәмлетамаклар һәм могҗизага тиң су асты дөньясын күзәтергә яратучылар җыелды.

Кунакчыл Татарстан үзенең төп милли кыяфәтендә. Аңа иярү дә, тиңләшү дә мөмкин түгел. Ә менә күз явыңны алырлык кемпингны башка авыл йортларында күрермен димә. Ул шул үзенчәлеге белән аерылып тора да. Яшел Үзән - әлегә республиканың “кыргый” ялның шушындый төре үсештә булган бердәнбер шәһәре. Быел Яшел Үзәннең авыл йорты зур үзгәреш кичергән. Ул заманлашкан, яшьләрчә төсмер алган һәм нәкъ менә аларга хас юнәлешләрне чагылдырган.

- Белгәнегезчә, Яшел Үзән ул бит шәһәр, корылма да күбрәк шәһәрчә булырга тиештер. Без бүгенге авылның күп еллар элеккеге авыллардан аерылып торуын күрсәтә алдык. Шәһәр берничек тә авылдан ераклашмый. Бу безнең авылларның нинди заманча булуын күрсәтеп тора, - диде Яшел Үзән авыл йорты корылмасын төзүчеоештыручы Марат Минһаҗев.

Әлеге корылманы төзүгә 9 көн сарыф ителгән. Һәм бу тырышлык үзен аклаган. Ул мәйданның иң салкынча урыны иде. Шунлыктан ул бәйрәмнең б и к к ү п к у н а к л а р ы н ы ң күңеленә хуш килде.

Ә Биектау районы авыл йорты ишегалдында кунакларны эскәмиядә укымышлы мәче каршы алды. Ә инде әллә кайларга таралып, борыннарны кытыклаган хуш ис кунакларны коймактан авыз итәргә чакырып торды. Андый коймактан ничек баш тартасың инде, чөнки әле коймак янына чын самавыр чәе дә тәкъдим ителде бит. Ә янәшәдә генә Дөбьяз авыл җирлегендә тупланган тулы коллекцияне дә күзәтергә мөмкин иде.

Авыл йортының уң ягында - район һөнәрчеләре. Айгөл Хәйруллина балчыктан әйберләр ясау осталыгын күрсәтте. Төп экспонатлар – сыбызгы.

- Айгөл, сыбызгы матур әйбер генә булып тормасын, ә чынлап та сызгыртсын өчен нишләргә? - дигән сорау бирдем остага.

- Сыбызгы ясау өчен баш бармак белән торбачык ясыйбыз. Аның эче буш калырга тиеш. Һава бер яктан керә, ә чыкканда сызгырган тавыш чыгара, - дип аңлатты Айгөл Хәйруллина.

Гөлчәчәк Галләмова бөтен кеше күз алдында яңа сәнгать әсәре - ак калфак иҗат итте. Безгә килешә торганын да сайлап бирде.

Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек көйләр туган авыл рухын тагын да җанландырып җибәрде. Ни дисәң дә, Биектау ел саен үсә, киңәя бара, анда төрле милләт вәкилләре дә күбәя. Сәяси яктан мөһим һәм күп милләтле район килүчеләр саны буенча быел иң зурысы булмаса да, аның каравы ул кунакларның хәтерендә озак сакланачак.

Владивостоктан Елена Ромашко Сабан туен күрер өчен бөтен Россияне әйләнеп узган.

- Мондый бәйрәмдә беренче тапкыр катнашуым. Бик күп яхшы тәэсирләр алдым. Мин сезнең кунакчыллыгыгызга сокланам. Һәм моның өчен бик рәхмәтлемен, - диде Елена Ромашко.

Бәйрәм кунакларының фикерләре бик уңай. Аларга чынлап та барысы да ошаган, ахрысы.

- Биредә шулкадәр рәхәт. Бөтенесе дә әйбәт, матур. Шундый киң колачлы Сабан туен беренче тапкыр күрәбез. Һәр районның кабатланмас үзенчәлеге бар, - диделәр Галия белән Исмәгыйль Галиевлар.

- Аерып кына менә монысы яхшырак, дип әйтеп булмый. Алар барысы да яхшылар! Һәммәсе дә матурлар, һәммәсе дә тырышканнар. Рәхмәт аларга, - диде Рафаэль Хәйретдинов.

- Балыклары белән Балык Бистәсен бик ошаттым мин, - дип үз фикерен белдерде Екатерина Табарова.

- Миңа барысыннан да күбрәк Алексеевск районы ошады. Чөнки анда халык та күбрәк, уеннар да күбрәк. Анда - хәрәкәт, - диде Рафаэль Дәүләтшин.

Ка з а н м ә й д а н ы н д а г ы тормыш шушының белән гөрләвеннән туктап торыр. Бер елдан соң Татарстаныбызның ничек бай, ничек күп милләтле һәм иркен булуын күрсәтү өчен бирегә тагын республика шәһәрләре һәм районнары вәкилләре җыелыр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев