Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иртәгә "Иске Казан җыены" узачак!

20 августта Иске Казан музей-тыюлыгы территориясендә "Иске Казан" җәйге профиль сменасы кысаларында зур милли бәйрәм - "Казан җыены" VIII нче республика фестивале узачак. Фестиваль программасы туган якның гореф-гадәтләрен һәм тарихын саклауга, традициягә кергән һөнәрчелекне өйрәнүгә һәм саклауга юнәлтелгән. Һөнәрләр ярминкәсенә, "Иске Казан" сменасында әзерләнгән кул эшләре күргәзмәсенә, "Сәләттуй" (Сабантуй) һәм...

20 августта Иске Казан музей-тыюлыгы территориясендә "Иске Казан" җәйге профиль сменасы кысаларында зур милли бәйрәм - "Казан җыены" VIII нче республика фестивале узачак.

Фестиваль программасы туган якның гореф-гадәтләрен һәм тарихын саклауга, традициягә кергән һөнәрчелекне өйрәнүгә һәм саклауга юнәлтелгән.

Һөнәрләр ярминкәсенә, "Иске Казан" сменасында әзерләнгән кул эшләре күргәзмәсенә, "Сәләттуй" (Сабантуй) һәм бәйрәм концертына фестиваль территориясенә Татарстандагы укучылар, югары һәм махсус урта уку йортларында белем алучылар җыелыачак. Чемпионатта призлы урыннарны алучылар тимерчелек, балчыктан әйберләр ясау, балта эшләре, тукучылык, шулай ук ЧПУлы станокларда кыру, фрезерлау эшләре, беренче үрнәкләр күрсәтү, ЗD-принтерлар, электроника буенча мастер-класслар уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев