Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иртәгә Биектау районы мәчетләрендә Корбан гаете намазлары укылачак

Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә торган бу бәйрәм быел 1 сентябрьгә туры килә. Гарәп теленнән "корбан" сүзе "нәрсәгә дә булса якынаю" дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. Биектау районы имам мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин сүзләренә...

Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә торган бу бәйрәм быел 1 сентябрьгә туры килә. Гарәп теленнән "корбан" сүзе "нәрсәгә дә булса якынаю" дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата.

Биектау районы имам мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин сүзләренә караганда, район мәчетләрендә иртәнге намаз 4:10 сәгатьтә, бәйрәм вәгазе 4:50 сәгатьтә, ә гает намазы 5:20 сәгатьтә укылачак. Шулай ук Биектау авылының Полковая урамында урнашкан мәчет янында корбан чалу өчен махсус урын бар. Биредә корбанлыкны сатып алу һәм шушында ук корбан чалу мөмкинлеге каралган.

Бәйрәмне ничек уздыралар?

Корбан бәйрәме ир кешеләргә госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкбир - «Аллааһү əкбəру, Аллааһү əкбəр. Лəə илəəһə иллəллааһү, үəллааһү əкбəр, Аллаһү əкбəр үə лиллəһил-хəмд» (Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһтан башка илаһ юк. Аллаһ бөек! Аллаһ бөек һәм Аллаһка мактаулар булсын!) сүзләре әйтелә. Гает намазы тәмамланганчы ураза тоту шулай ук бу көннең сөннәт гамәле булып санала. Гает намазы тәмам булганнан соң, корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.

Корбан чалу кемгә тиешле?

Корбан чалу төп ихтыяҗларын санамаганда (мәсәлән: торак, кием, машина, өй җиһазлары), байлыгы 20000 сумга җиткән кешеләргә вәҗиб (мәҗбүри) санала. Корбан чалу түбәндәге шартларга туры килүчеләр өчен вәҗиб: мөселман булу, акылы камил булу, балигъ яшьтә булу, ирекле булу (әсир, кол, хөкем ителгән булмау), мосафир булмау, корбан чалу көнендә хәлле кеше, нисабы булган кеше булу.

Корбан чалу вакыты

Зөлхиҗҗә аеның 10,11,12 көннәрендә (1,2,3 сентябрь) корбан чалу мөмкин. Корбан чалу гает намазы укылганнан соң гына үтәлергә тиеш. Әгәр гает намазына кадәр корбан чалынган булса, ул корбан чалу үтәлгән дип саналмый. Корбан чалыр алдыннан корбан иясе яки бугазлаучы, хайванга карап, «Әл-Әнгам» («Терлекләр») сүрәсеннән бер аять укый: «Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббилгәәләмиинә ләә шәриикә ләһ» - Әй, Аллаһ, тәхкыйк, минем намазым вә гыйбадәтләрем вә тереклегем һәм үлмәклегем барча галәмнең хуҗасы булган Аллаһ Тәгалә өчен вә Аның кодрәтендәдер. Ул Аллаһ Тәгаләнең һич шәрике юктыр. Шуннан соң: Йа, Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал, дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», дип малны чаласың.

Нинди хайваннарны корбанга чалырга була?

Дөя, сыер, сарык һәм кәҗә. Биш яшьлек дөя, ике яшьлек сыер яки үгез, бер яшьлек сарык яки тәкә.Әгәр дә сарык ярты еллык, әмма көр һәм таза, бер еллык кебек икән, андый да ярый. Эре мөгезле хайван 7 кешедән дә чалына ала. Бергәләп эре хайванны чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе ит алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми.

Корбан итен кая куярга?

Корбан ите өч тигез өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар.

Кайбер хәлле кешеләр, берничә хайванны корбанга чалып, үзләренә кечкенә генә өлешне калдырып, күбрәген тараталар. Бу да рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез сгв: "Ашагыз, башкаларны ашатыгыз һәм үзегезгә дә калдырыгыз", дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев