Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә һава торышы: алмашынучан болытлы һава, төнлә республика буенча, ә көндез күпчелек районнарда - яшенле яңгыр. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, секундына 15-18 метрга кадәр, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Татарстан буенча төнге температура 6-11 градус җылы тәшкил итә. Көндез 15-21 градуска кадәр җылытачак.
5 сентябрьдә Казанда урыны белән бераз яңгыр, төнлә 11-13 градус җылы, көндез - 17-20.
Нет комментариев