Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ирина Дубровская - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Ирина Дубровская. Иринаны барлык гаилә әгъзалары да актив ял яратучылар. Алар тау шуу комплексларына баралар, сноуборд, чаңгыда йөриләр, походларга чыгалар. Боларны барсы да...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Ирина Дубровская.
Иринаны барлык гаилә әгъзалары да актив ял яратучылар. Алар тау шуу комплексларына баралар, сноуборд, чаңгыда йөриләр, походларга чыгалар. Боларны барсы да шундый кызыклы! Чөнки спорт күңел күтәренелеге бирүдән тыш, сәламәтлекне дә ныгыта.
Ә бүгенге йолдызыбызның мавыгуларын санап бетергесез. Ул бик тшмле итеп ашарга пешерә, кышка төрле салатлар, кайнатмалар әзерли, урманга гөмбә һәм җиләк җыярга йөри, бәйли һәм тегә. Җиләк-җимеш, яшелчәләрдән һәрвакытта да мул уңыш ала. Алар арасында виноград, томатлар, төрле төр җиләкләр бар.
Ирина 10 елдан артык инде ире белән бәхетле никахта яши. Ул кайгыртучан әни һәм кунакчыл хуҗабикә.
"Безгә кунакка керегез. Мин ашарга пешерергә һәм үз гаиләмне куандырырга яратам", - дип яза үзенең "Вконтакте"дгы битендә Ирина.
Аңа уңышлар, бәхет, гаилә җылысы, кыю экспериментларһәм яңа ачышлар телибез!
P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.
P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев