Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җир кояшы

Без кабызган утлар сүнмәс алар, Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә; Без кабызган утлар якты янар, Якты янар хезмәт илендә. Без кичә алмаган юк кара урман, Без җиңә алмаган дошман тумаган. Безнең байраклар котлыйлар алар, Котлыйлар алар хезмәт бәйрәмен. Кәрим Тинчурин сүзләренә композитор Салих Сәйдәшев язган монтерлар җыры бүгенге көндә энергетиклар маршы...

Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә;
Без кабызган утлар якты янар,
Якты янар хезмәт илендә.
Без кичә алмаган юк кара урман,
Без җиңә алмаган дошман тумаган.
Безнең байраклар котлыйлар алар,
Котлыйлар алар хезмәт бәйрәмен.
Кәрим Тинчурин сүзләренә композитор Салих Сәйдәшев язган монтерлар җыры бүгенге көндә энергетиклар маршы буларак яңгырый. Җир кояшын тудырган һөнәр ияләрен татарның ике бөек улы әнә шулай данлаган.
Бүгенге тормышыбызны электр энергиясеннән башка күзаллау мөмкин дә түгел. Бер генә сәгатькә электрсыз калу да әллә никадәр күңелсезлекләр китереп чыгара: оешмаларда эш һәм җитештерү туктала, өйләрдә техника эшләми. Кыскача гына әйткәндә, безнең өчен тормыш гүя туктап кала. Димәк, өйләребезнең, мәктәп-бакчаларның, хастаханәләрнең һәм, ниһаять, эш урыннарыбызның якты һәм җылы булуы энергетикларның ару-талусыз хезмәт нәтиҗәсе икән бит!
Кешелек дөньясы электр энергиясен уйлап табуга бер гасырдан артык вакыт үтеп киткән. Ә шул ачыш нәтиҗәсендә күпме профессия һәм белгечлек һөнәре барлыкка килгән: иң күп таралганнары - электромонтер, электромеханик, инженер-электромеханик профессияләре. Гадәттә, әлеге һөнәр ияләре турында тормышыбызда барсы да уңай гына барганда, яктылык һәрдаим килеп торганда, энергетикларның эшенә артык игътибар да биреп тормыйбыз. Соңгы вакытта табигать сынаулары аркасында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгып, утсыз калган очраклар да булгалый. Менә шундый вакытларда энергетиклар хезмәтенең, чыннан да, бәяләп бетергесез икәнлеген аңлыйбыз.
Энергетиклар декабрьнең 22сендә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан без дә Биектау районы электр челтәрләрендә эшләүчеләр белән очраштык.
Биектау районы электр челтәрләре рәсми рәвештә 1971 елны оеша. Димәк быел, районның электр челтәрләре үзләренең 45 еллык - ярым юбилеен билгеләп үтә дигән сүз. Шул еллар эчендә район электр челтәрләре оешмасында берсеннән-берсе төпле җитәкчеләр эшләгән. Алар арасында Виктор Шмаков, Мәсхүт Нигъмәтҗанов, Шамил Шәйхетдинов, Алексей Хитев, Илдус Нәсыйбуллин, Михаил Зиновьев, Илдар Хәмитов, Сергей Владимировлар, Эдвард һәм Фоат Абдуллаҗановлар эшли. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә кирәк, Эдвард Юныс улы хәзерге вакытта энергетика өлкәсендә яшь кадрлар белән тәэмин итү өлкәсендә шактый зур эш куя. Ул Казан дәүләт университетының ректоры вазифасын башкара. Ә Фоат Юныс улы исә, "Идел буе электр челтәрләре" оешмасында профсоюз бүлеген җитәкли.
2010 нчы елдан бирле Биектау электр челтәрләре белән Марат Гыйниятуллин җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендә оешма шулай ук яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп эшләвен дәвам итә.
Әнә шул ярты гасырга якын чорда, биредә үз эшләренә тугрылыклы, җанын-тәнен биреп эшләүче хезмәткәрләр эшләп киткән. Алар электр энергиясе авылларга керә генә башлаган вакытта бик күп хезмәт куйганнар: яңа подстанцияләр төзегәннәр, яңа линияләр сузганнар; юлсыз җирләр, салкын кышлар, төрле һава торышы шартларында үзләренә йөкләнгән эшләрне башкарганнар. Эшләгән эшләрен күреп, үзләрен бик бәхетле итеп тойганнар. Алар турында хәзерге вакытта электр челтәрләрендә эшләүчеләр зур ихтирам белән искә алалар, оешмага килгәннәрен, уртак бәйрәмнәрне көтеп алабыз, диләр алар. Рәзилә һәм Илдус Нәсыйбуллиннар, Вилдан һәм
Әлфия Шакировалар, Шамил Хәйруллин, Ренат Габдуллаҗанов, Александр Михайлов, Валерий Бесстрашнов, Фәрит Әхмәтҗанов, Фирдинант Мөхәммәтҗанов, Әнвәр Гайнетдинов. Илдар Галиев, Фәймә Зиннәтуллина, Галимҗан Шәрипов, Әхзәм Әхмәтханов, Геннадий Михайлов һәм Рәфкать Тәлгатовлар әнә шундыйлардан.
Оешма ветераны Вилдан Шакиров элеккеге эшләгән вакытларын юлсыз, кирәкле техника җитешмәгән авыр вакытлар иде, дип искә ала.
- Төрле авырлыкларга да карамастан, эшебезне яраттык, көн димәдек, төн димәдек, берәр авылда йә табигать казасы белән, йә булмаса башка сәбәп буенча электр чыбыкларында өзлеклек-мазар килеп чыкса шунда ук чыгып китә идек. Үзебез эшләгән заманнар авыр булса да сагындыра, яшьлек еллары булгангадыр инде. Тик алай да оешмадан читләшмәдек. Үзем монда еш киләм. Оешма җитәкчесе Марат Гыйниятуллин гел якты йөз белән каршы ала, хәл-әхвәлне сораша. Кирәк икән әле без дип, куанып куябыз, - ди Вилдан абый.
Хәзерге вакытта "Биектау районы электр челтәрләре" оешмасында 67 кеше эшли. Монда Биектау участогыннан кала, Дөбьяз участогы да эшләп килә. Быелгы бәйрәмнәренә дә яхшы гына нәтиҗәләр белән килгәннәр оешмада:
- Безнең карамактагы гомуми эш мәйданы 1700 км. Район электр челтәрләре хәзерге вакытта 10 кв.лы 673,8 км, 0,4 кв. лы 681 км электр челтәрләрен карап тора. Районда барлыгы 495 комплекслы трансформатор подстанцияләре эшләп килә. - дип кыскача гына йомгак ясады җитәкче Марат Наил улы - Материаль база ягыннан оешмада эшләр яхшы куелган. Бездә 16 берәмлек техника исәпләнә, кая да булса чыгып эшләргә кирәк була икән, бернинди дә кыенлыклар юк. 2013 нче елда Биектауда яңа подстанция эшли башлаган иде. Ул да ахыргы технологияләр буенча җиһазландырылган. Озакламый кулланучылар белән эшләү пунктын ачылачак. Әлеге пункт аша, технологик ялганулар буенча - электр линиясенә яңа тоташтыру, электр егәрлеген арттыру, кулланучы хуҗаны, исәпләү приборын алыштыру, исәпләү приборын йортның тышкы ягына чыгару, исәпләү приборын пломбалау кебек хезмәтләрнең барсын да бер "тәрәзә" аркылы башкарып булачак. Ничек тә заман белән алга атлыйсы килә, тырышабыз. Кулланучыларга да, үзебезгә дә эшне җиңеләйтү өстендә эшлибез, - диде җитәкче.
Энергетикларның иң җавалы вакыты - җәйдән көзгә кергән чор диләр электр челтәрләрендә. Шул вакытта кышка тиешле дәрәҗәдә әзерләнеп куярга кирәк, табигатьнең көтелмәгән сынаулары алдында югалып калырлык булмасын. Әнә шул чорны яхшы гына эшләп, электр энергиясе бирүдә өзеклекләр чыкканда аларны тиз арада бетерә алабыз икән, димәк, ул җаваплы чорны нәтиҗәле үткәнбез, - диләр алар.
Электр челтәрләрендә эшләүчеләрнең хезмәтен саперлар хезмәте белән чагыштыралар. Бер хата җибәрү дә кешенең гомерен өзәргә мөмкин.
Шунлыктан оешмада хезмәткәрләрнең иминлегенә дә зур игътибар бирелә. Электр челтәрләре белән турыдан-туры эшләүче хезмәткәрләр махсус киемнәр, саклану чаралары белән тәэмин ителгән, әлеге хезмәткәрләрдә электр чыбыкларында ток булу-булмавын билгели торган видеорегистраторлар да бар. Хезмәт урынындагы шартларны район бүлегенннән генә түгел, Идел буе районы электр челтәрләреннән дә гел тикшереп торалар. Бу мәсьәләдә барсы да бик яхшы куелган оешмада.
- Биредә урамнан кергән кеше эшли алмый. Монтерларыбыз, электрикларыбыз, башка һөнәр ияләре - барсы да үз һөнәрләренең осталары, бу өлкәдә озак еллар эшлиләр. Хезмәт эшчәнлеген алып бару өчен кирәкле уку йортларында белемнәре дә бар. Ринат Мөхәммәтҗанов, Равил Гатауллин, Марат Галимов, Илнар Рахматуллин, Хафиз Сибгатуллин, Рәфкать Мөхәммәтҗанов, Игорь Рузанов, Евгений Власов, Рәзинә Төхфәтуллина Азат Хафизов, Фәнис Гарипов, Ренат Нуриев, Азат Хәкимуллин һәм бертуган Рамил, Ильназ, Фәнис Хисмәтуллиннар, Гүзәл һәм Илшат, Илһам Камалиевлар хәзерге вакытта район халкын электр белән өзлексез тәэмин итүдә алны-ялны белми эшлиләр.
Хәзерге вакытта оешмада баш инженер буларак хезмәт куючы, 25 ел гомерен, бар тырышлыгын Биектау районы электр челтәрләре оешмасына багышлаган Сергей Владимиров исә озакламый үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә икән. Тырыш хезмәте өчен ул "Электр челтәрләре оешмасында һөнәре буенча иң яхшы эшче" исеменә, Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булган кеше ул. Аның җаваплылыгында эшчеләрнең куркынычсызлыгы да, электр челтәрләренең төзеклелеге, бернинди өзеклекләрсез эшләүләре дә керә. Ул үз карамагында эшләүчеләр белән генә түгел, район җитәкчелеге белән дә, безнең кулланучылар - район халкы белән дә уртак тел таба белә. Кызы Ксения белән улы Тимур да әтиләре юлыннан киткәннәр. Кызы энергетика өлкәсендә эшли башлаган ук булса, улы бу өлкәдә әле югары белем ала гына.
Бу тармакта эшләүче барлык хезмәткәрләргә һөнәри бәйрәм көннәрендә, әлбәттә, сәламәтлек, ашыгыч чакырулар вакытында гаиләләренең аңлавын телисе килә. Иң мөһиме, һәр йортта, һәр гаиләдә һәрвакыт яктылык һәм җылылык булсын. Энергетиклар шул хакта онытмасын иде - аларның барсын да өйдә көтәләр. Гадәттән тыш хәлләр булмасын, эшкә исән-сау барып, исән-сау кайтырга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев