Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җир кешесе ул...

Кем дә кем, бер башак үскән җирдә тагын берне үстерсә, Бер үлән сабагы үскән җирдә, икене үстерсә, ул кешегә барлык кешелек рәхмәтле булыр! Дж. Свифт. "Серп и молот" хуҗалыгында баш агроном булып эшләүче Вәлиев Равил Габдулла улы Балтач районының тирә - яктан таулар белән әйләндереп алынган Сосна авылында, алты балалы...

Кем дә кем, бер башак үскән җирдә тагын берне үстерсә,
Бер үлән сабагы үскән җирдә, икене үстерсә,
ул кешегә барлык кешелек рәхмәтле булыр!
Дж. Свифт.
"Серп и молот" хуҗалыгында баш агроном булып эшләүче Вәлиев Равил Габдулла улы Балтач районының тирә - яктан таулар белән әйләндереп алынган Сосна авылында, алты балалы гаиләдә икенче бала булып 1957 елның 10 февралендә дөньяга килә. Балачагында иң истә калган вакыйга итеп ул 6 нчы сыйныфны тәмамлаган елны әтисе янына комбайнга ярдәмче булып эшкә чыгуын искә ала. Балачактан ук басу-кырларны күзәтергә, яз айларында игеннәрнең ничек утыртылуын, ә көз җиткәч аларны ничек алуларын сокланып карап торырга яраткан Равил Вәлиевка авылны, аның кешеләрен, җирне ярату нәселдән күчкән һәм ул ерак балачактан килә икән.
Унеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Тәтеш совхоз-техникумына укырга китә. Бер ел анда белем алганнан соң, Совет Армиясе сафларына алына. Ике ел хезмәт итеп катйканнан соң, 1979 елда техникумны тәмамлый. (соңрак ул Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының "агрономия" бүлеген дә читтән торып тәмамлый). Укып бетерүгә Биектау районының "Серп и Молот" колхозына килеп бригадир булып эшли башлый. Шул ук вакытта (1980-1983 елларда) колхоз комсомол оешмасы секретаре була. Бераздан райкомда инструктор булып эшли, соңрак "Чулпан" колхозына колхоз рәисе булып китә. Аннан соң, "Кызыл Байрак" колхозында партоешма секретаре вазыйфасын башкара. Тик шулай да 1990 елда хезмәт юлын башлаган "Серп и Молот" хуҗалыгына әйләнеп кайта һәм бүгенге көнгә кадәр биредә эшчәнлеген дәвам итә.
Агрономның төп хезмәте - үсемлекчелек белән шөгыльләнү, мул уңыш алу. Үзенең алган белемнәреннән чыгып, агроном, башкалардан аермалы буларак, үсемлекләрнең ничек үсүен, аларга нәрсә җитмәвен, туфракның ни сәбәпле үзгәрүе турында кызыксына, моны өйрәнә.
Хуҗалыкта яхшы агроном булу - биредә эшнең уңышлы куелышын, хуҗалыкның үсүен һәм алга баруын күрсәтә торган билге. Агрономнар- чын мәгънәсендә җирне сөюче, авыл тормышын үз итүче кешеләр. "Серп и молот" хуҗалыгы да 1997 елдан бирле "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясенә керә (Ассоциация "Элитные семена Татарстана"). Шул елдан бирле "Серп и Молот" әлеге оешмадан, республикабыз һәм илебезнең башка институтларыннан яңа төр орлыклар алып, аларны үзебезнең җирлектә үстереп, үзебезнең район хуҗалыкларына, якын-тирә районнарга сата. Тик әлеге төр хезмәт белән шөгыльләнү аерым таләпләргә җавап бирүне дә сорый. Мисал өчен, кирәкле материаль-техник база булдыру, аерым бер технологияләр куллану, махсус документация алып бару һ.б. Равил Вәлиев исә хуҗалыкның шушылай итеп орлыкчылык буенча алга баруында, әлеге ассоциация белән эшчәнлек алып баруда күп көч куя.
"Хәзерге заман агрономы барлык өлкәдән дә хәбәрдар, һәр яктан да уңган булырга тиеш", - ди Равил Вәлиев. "Ул һәммәсе белән: туфракның ясалуы, игеннәрнең чәчелү һәм җыелу вакыты, күпме ашлама кертергә тиешлеге, бөҗәкләргә һәм корткычларга каршы тору чаралары һ.б. белән кызыксынырга тиеш. Табигатьтәге, һава торышындагы үзгәрешләрне күзәтеп тормасаң да, эшләр әллә ни алга бара алмый".
Равил абый инде кырык елга якын җирдә эшли. Фәнни тикшеренү белән дә, орлыкларның төрләрен өйрәнү буенча да, туфракны эшкәртүдә дә яңалыклар эзли, тәҗрибәләр уздыра. Ул үзенең тынгысыз хезмәте өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Биектау районының Рәхмәт хаты, Мактау кәгазьләре белән күп тапкырлар бүләкләнгән кеше. 2001 елда аңа "Татарстан Республикасының атказанган агрономы" дигән мактаулы исем дә бирелгән.
Тормыш иптәше Зөлфия белән быел бергә гаилә корып яши башлаганнарына 35 ел булган. Шул вакыт эчендә бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Лилия табиблык һөнәрен сайлап, Казанда эшли. Улы Динар Казан ветеринария академиясен тәмамлап, берникадәр вакыт мал табибы булып эшләгәннән соң, фермерлык белән шөгыльләнә башлаган. Ике баласының да пар канатлары бар. Хәзергесе вакытта Равил Вәлиев 3 онык өчен яраткан бабай да.
Равил Вәлиев үз эшен бик яратып, намус белән башкара. Тик хәзерге вакытта кешеләрнең җирдән ерагая баруы гына бераз күңелен борчый икән. "Элегрәк кеше җир белән күбрәк бәйләнештә иде. Хәзер җирдән ерагая барабыз. Җирдә эшләргә теләүчеләр дә кими, яшьләрнең дә җирдә калып эшлисе килми", - ди ул.
Һәр кеше бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый. Кем өчендер ул зиннәтле сарайларда яшәү, байлыгың мулдан булу. Андыйлар чит җирләрдә, илләрдә йөреп, байлык туплауны хуп күрәләр. Икенчеләре туган җирендә гомер кичереп, шунда уңайлы яшәү рәвеше булдыра алуны бәхет итеп таный. Аларны зур шәһәрләрдә уңайлы йортларда яшәү дә, дәрәҗәле эшләр дә кызыксындырмый, алар җирдә яшәүне артыграк күрә. Авыл хуҗалыгы белгече һәм агроном буларак, Равил Вәлиев үз хезмәтенең бик зур җаваплылык, түземлек сораганын яшерми. "Бу эштә үз хезмәтен яратканнар, икмәк язмышы - ил язмышы икәнен аңлаучылар гына күңел биреп эшли ала", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев