Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиңәр өчен тырышлык кирәк

“Биектау” спорт комплексына Татарстанның 7 муниципаль берәмлегеннән йөздән артык спортчы җыелды. Анда ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасының ел да үткәрелә торган Кубогы булып узды. Кубокны яулау өчен төрле үлчәү категорияләрендә 16 яшькә кадәрге үсмерләр көч сынашты. Әлеге ярышлар Биектау районында 2014 елдан бирле уздырыла. Бәйге Халыкара класстагы спорт мастеры, Европа чемпионы һәм Олимпия уеннарында катнашкан Сергей Тимофеев исемен йөртә.

Ирекле дип аталуның сәбәбе бу төрдә күп нәрсәләр рөхсәт ителү түгел. Анда да мәгълүм кагыйдәләр үтәлергә тиеш, тик алар көрәш дип аталган классик төрдәгесенә караганда азрак кына.

Көндәшеңне келәмгә аркасы белән салу өчен аны яхшылап тотарга, эләктерергә кирәк. Ирекле көрәшнең төп үзенчәлеге шунда. Көрәшче аяк чалу алымын кулланырга, көндәшен билдән түбән һәм хәтта аягыннан да эләктереп алырга мөмкин.

Сергей Тимофеев исемендәге Кубок “Биектау” спорт комплексында алтынчы тапкыр уздырыла. Исеме Татарстан Республикасы Кубогына бирелгән Сергей Тимофеев үзе сәламәтлегенә бәйле рәвештә катнаша алмады. Аның урынына абыйсы, кызы һәм оныгы килде. Александра да спорт белән мавыга. Бабасының җиңүләрен ул күзәтә алмады. Аның каравы Сергей Тимофеев мәктәбен узганнарның уңышларын кызыксынып күзәтте.

- Көрәшне караганда тәннәр чымырдап китә, хәтта ниндидер эчке калтырану тоясың. Кыз кеше булсаң да, шушындый спорт белән шөгыльләнәсең, шундый хисләр киеренкелеген, җиңү ләззәтен кичерәсең килә. Моны бер тапкыр татып караганнан соң тукталып булмый торган берәр әйбер белән чагыштырсаң гына инде, - дип хисләре белән уртаклашты Халыкара класстагы спорт мастеры Сергей Тимофеевның оныгы Александра.

Сергей Тимофеев үзе көрәш барышы мөһим, ди. Көрәш ул бию кебек булсын, үзенә җәлеп итеп торсын, рухландырсын.

Ярышларда катнашучы төбәкләр дә, шулай ук спортчылар саны да ел саен үзгәреп тора. Монысында көрәшчеләр кимрәк. Әмма республиканың шул ук иң көчле командалары. Оештыручылар әйтүенчә, спортның әлеге төрендә иң яхшыларның берсе - түбәнкамалылар һәм казанлылар.

Биектау спортчылары да калышмаска тырышалар. Бөтен өмет Әмир Исламовта. Егеткә 14 яшь. Ул 10 ел буена бөтен көчен куеп күнегүләр белән шөгыльләнә. Быел Әмир ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңеп чыкты.

- Спортның әлеге төре белән күптәннән шөгыльләнсәм дә, башкаларныкы кебек миндә дә бар инде ул дулкынлану, каушап китүләр. Тик куркуыңны җиңәргә кирәк. Келәмгә чыгарга һәм бөтен көчеңне туплап көрәшергә, - диде ирекле көрәш буенча ТР Кубогында катнашкан Әмир Исламов.

Әлбәттә, Әмир 1 нче урында. Җиде Биектау спортчысының өчесе мактау пьедесталына менде. Үз үлчәү категорияләрендә Валерий Фролов 2 нче, Умар Халиков 3 нче урынны алдылар. Гомумкоманда зачетында иң яхшы күрсәткечкә Түбән Кама командасы спортчылары иреште.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев