Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Инвалидлар җәмгыяте башкарган эш-гамәлләрен барлады

Агымдагы атнада район инвалидлары иҗтимагый оешмасының отчет-сайлау конференциясе булды. Җәмгыять рәисе Виктор Родионов 2011 елның 1 ноябреннән 2015 елның 30 ноябренә кадәрге чорда башкарылган эшләр турында сөйләде. Чыгышында ул Биектау районында кулай мохит булдыруда сизелерлек алга китешләр булуы, инвалидларның спорт чараларында, мәдәни тормышта катнашуы, Казандагы Кораллы көчләр инвалидлар җәмгыяте белән...

Агымдагы атнада район инвалидлары иҗтимагый оешмасының отчет-сайлау конференциясе булды. Җәмгыять рәисе Виктор Родионов 2011 елның 1 ноябреннән 2015 елның 30 ноябренә кадәрге чорда башкарылган эшләр турында сөйләде.

Чыгышында ул Биектау районында кулай мохит булдыруда сизелерлек алга китешләр булуы, инвалидларның спорт чараларында, мәдәни тормышта катнашуы, Казандагы Кораллы көчләр инвалидлар җәмгыяте белән элемтәнең ныгытылуы турында сөйләде.

Конференциядә катнашучылар җәмгыять эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип билгеләделәр, рәисне, идарә һәм контроль-ревизия комиссиясе әгъзаларын, республика конференциясенә делегатлар сайладылар. Инвалидларның хокукларын яклау эшчәнлеге алып барырга, башка җәмәгать оешмалары һәм башкарма комитет бүлекләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә, яшьләрне җәлеп итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев