Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Интернет үзлегеңнән өйрәнү өчен зур мөмкинлекләр ача

Биектау районында үзенчәлекле информатика дәресе узды. Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6 нчы инженерлар сыйныфы укучылары цифрлар грамоталылыгының асылы турында сөйләштеләр. “Балачакның цифрлар этикасы” хартиясен гамәлгә ашыру кысаларында алар үзләре өчен челтәрдә аралашу буенча аерым кагыйдәләр җыелмасын әзерләделәр.

6 нчы сыйныфтагы дәрес бу юлы социаль челтәрдәге этикага багышланды. Укучылар төп кагыйдәләрне искә төшерделәр. Хейтка яки тупас сүзләргә, фикерләргә берничек тә юл куярга ярамый. Моның өчен җинаять эше дә кузгатулары ихтимал. Интернет - нейтраль территория. Тәнкыйть мәсьәләсендә сак эш итәргә кирәк.

Сыйныфтагы һәр балага берәр конфет бирделәр. Тик әле аны “эшләп алырга” - интернеттан файдаланганда була торган уңай һәм тискәре якларга мисаллар китерергә туры килде.

Тискәре мисаллар ике тапкыр күбрәк булып чыкты. Куркыныч танышулар, спам, шәхси мәгълүматларны урлау һәм вируслар - өлкәннәргә генә түгел, балаларга да кагыла торган интернет-янауларның болар әле кайберләре генә. Әмма укучылар фикеренчә, интернет мәгълүмат эзләүдә, аралашуда һәм үзеңә фикердәшләр табуда файдалы ресурс.

- Мин бары тик матур, зәвыклы фотосурәтләрне генә куярга кирәк икәнлеген аңладым. Социаль челтәргә чыгарган язуларда хаталар җибәрмәскә, - дип үз фикерен белдерде Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6 нчы “И” сыйныфы укучысы Ясминә Сафиуллина.

Алай дисәң, Ясминә әлеге кагыйдәләр турында моңа кадәр дә белгән. Инстраграмны ул шәхси архив буларак файдалана.

- Фотосурәтләрне матур итеп төшерергә тырышам, кызыклы ракурслар эзлим, - дип өстәде Ясминә Сафиуллина.

Сыйныфташы Кириллның блогерларга карата фикере кискен: аның үз социаль челтәре юк. Мондый дәрес аның өчен мәгълүмат туплауга караганда күбрәк кызыксыну өчен генә булды.

- Миңа ничек оештырганнары бик ошады. Андый дәресләр ешрак уздырылсын иде, - диде Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6 нчы “И” сыйныфы укучысы Кирилл Бухаров.

Челтәрдә баланың куркынычсызлыгы мәктәптә алган белемгә бәйле, әмма әти-әниләр контролен дә исәптән чыгарырга ярамый. Информатика укытучысы Нияз Зөфәрович моңа аеруча игътибар бирде.

- Телефоннарда да, компьютерларда да “әти-әни контроле” дигән режим бар, аны тоташтырырга кирәк. Ул кайбер социаль сайтларга киртә куя, ягъни балалар аларга керә алмыйлар, - дип аңлатты Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы Нияз Минһаҗев.

Цифрлар грамоталылыгы дәресе республика күләмендә уза. 6 “И” сыйныфы укучылары бу юлы “Балачакның цифрлы этикасы” хартиясен кабул итүчеләрдән мәктәптә беренчеләр булдылар. Махсус кагыйдәләр җыелмасы, укучыларның үз фикере буенча, балалар өчен толерант һәм куркынычсыз мохит тудыру өчен зарури ориентирлар һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләреннән гыйбарәт.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев