Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ИНСПЕКЦИЯГӘ ОНЛАЙН-ЯЗЫЛУ

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең www.r16.nalog.ai сайтында электрон хезмәт файдалануга кертелде, ул онлайн режимында салым инспекциясенә кабул ителүгә язылырга мөмкинлек бирә. Сервис ярдәмендә салым түләүчеләр визитны алданрак планлаштыра һәм чират көтүне минимумга кадәр киметә алалар. "Инспекциягә кабул ителүгә онлайн-язылу" сервисыннан файдалану өстәмә белем һәм күнекмәләр таләп итми....

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең www.r16.nalog.ai сайтында электрон хезмәт файдалануга кертелде, ул онлайн режимында салым инспекциясенә кабул ителүгә язылырга мөмкинлек бирә.
Сервис ярдәмендә салым түләүчеләр визитны алданрак планлаштыра һәм чират көтүне минимумга кадәр киметә алалар.
"Инспекциягә кабул ителүгә онлайн-язылу" сервисыннан файдалану өстәмә белем һәм күнекмәләр таләп итми. Гадәти Интернеттан файдаланучы булу җитә. Инспекторга сервис ярдәмендә кабул ителүгә эләгү өчен салым түләүче тибы графасында өч вариантның берсен сайларга кирәк: юридик зат, шәхси эшмәкәр яки физик зат, тиешле кырларга шәхси мәгълүматларны кертергә, инспекцияне һәм хезмәт төрен күрсәтергә. Аннан соң программа кабул итүнең вакытын һәм хезмәт көнен сайларга тәкъдим итеп, хезмәт күрсәтүгә талон әзерләп бирә. Талонны бастырып чыгарырга киңәш ителә. Барлык шартлар үтәлсә, сезгә өстенлекле төстә хезмәт күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев