Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иман – кешенең куәте

Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев Биектау районы имам-мөхтәсибләре белән очрашты. Әлеге чара Биектау районы мәдәният йортында уздырылды. Фикер алышу вакытында халыкны иманга өндәү, яшь буынга рухи тәрбия бирү, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләренә багышланган темалар күтәрелде. Бүгенге көндә дин әһелләре алдында һәркемгә исламның төп кагыйдәләрен,...

Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев Биектау районы имам-мөхтәсибләре белән очрашты. Әлеге чара Биектау районы мәдәният йортында уздырылды. Фикер алышу вакытында халыкны иманга өндәү, яшь буынга рухи тәрбия бирү, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләренә багышланган темалар күтәрелде.

Бүгенге көндә дин әһелләре алдында һәркемгә исламның төп кагыйдәләрен, аның ахлакый нормаларын җиткерү буенча бик мөһим бурычлар тора. Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, ислам әхлагы дүрт принципка нигезләнгән: якыннарыңны хөрмәтләү, кешеләргә зыян салмау, кеше эшенә тыкшынмау, кеше тормышын бозмау. Әгәр һәр кеше әлеге кагыйдәләр буенча яши икән, дөньяда көрәш-гаугалар да, низаглар да булмас иде, тормышыбыз имин, тыныч һәм бәрәкәтле булыр иде.

Имамнар очрашуында Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты. Ул әлеге чараның ни дәрәҗәдә вакытлы һәм мөһим икәнлегенә басым ясап, анда күтәрелгән мәсьәләләргә үзенең бәясен бирде. "Көндәлек мәшәкатьләрне сылтау итеп, без күп очракта иң мөһим проблемаларны күз уңыннан читкә җибәрәбез, - диде ул. Исламда төп әхлакъ нормалары күрсәтелгән. Халыкка, бигрәк тә үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирү безнең алшартка әверелергә тиеш. Киләсе очрашуга, һичшиксез, авыл җирлекләре башлыкларын, мәктәп директорларын да чакырычакбыз. Алар халык белән эшли, киләчәк буынны да алар тәрбияли".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев