Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Җилкәнен киергән кораб”

Балачак ул, ямьле булса, Офыкларга илтәчәк... Илгизә Газизҗанова-Назирова...

Һәр кешенең үзенә генә хас таланты була. Күрәмсең, бала туганда ук аның холкына билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен “орлык” салынган була. Балалардагы менә шушы сәләтне күрү һәм аны алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру - атааналарның, мөгаллимнәрнең мөһим бурычы.

 Районның иң яшь талантларын барлау һәм аларны зур сәхнәгә әзерләү максатыннан Биектау балалар бакчалары арасында ел саен "Балачак корабы" дип исемләнгән фестиваль уздырыла. Фестивальгә старт һәр елны уку елы алд ы н н а н б и р е л ә. А й л а р дәвамында һәр коллектив матур, кызыклы, үзенчәлекле чыгышлар әзерли. Иң яхшылары дип табылганнары исә гала-концертка үтә. Чараны оештыручылар быел яшь талантлар өчен барлыгы 3 номинация билгеләгән. Болар - "Вокал", "Бию сәнгате", “Ике йолдыз” номинацияләре. Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, ике ел рәттән илдә барган санитар-эпидемиологик вазгыять фестивальне читтән торып уздыру юлын гына билгеләгән иде. Менә, ниһаять, быелгы яз барлык сабыйларыбызны, аларның тәрбиячеләрен, әтиәниләрен фестивальгә йомгак ясау чарасы - гала-концертка туплады. 2 апрель көнендә районның үзәк мәдәният йортында “алма төшәр” урын да юк иде. Үз чыгышында Биектау районы мәгариф бүлеге методисты Рамилә Габдрахманова да әлеге көннең зур бәйрәм икәнлеген ассызыклап үтте. “Бүген зур сәхнәгә тәүге тапкыр аяк басучы балаларыбыз да, инде азмыкүпме тәҗрибәсе булган кызлар һәм егетләр дә бар. Аларны шулай бергә-бердәм күрә алу зур шатлык. Озакламый шул балаларыбыз “Созвездие”-“Йолдызлык” кебек дәрәҗәле фестивальләрдә чыгыш ясарлар”, - дип билгеләп үтте Рамилә Гомәр кызы. Бу көнне районның 17 балалар бакчасыннан ике дистә чыгыш күрсәтелде. Сабыйлар төрле жанрларда үзләренең талантлары белән сокландырдылар. Җырга, биюгә һәвәс балаларның бу бәйгегә озак һәм ныклап әзерләнгәнлеге тәүге минутлардан күзгә ташланды. “Тургай”, “Байгыш”, “Ак каен”, “Сказка”, “Гөлчәчәк”, “Сандугач”, “Бәләкәч” балалар бакчаларының бию коллективлары үзләренең костюмнары, осталыклары, дәртле биюләре белән шатландырды. “Байгыш” кызы Альмира Шәйгарданова сәхнәдә үз-үзен тотышы, уңганлыгы белән таң калдырса, “Алсу” балалар бакчасының “Йолдызчык”, Дөбьязның “Планета ромашек” ансамбльләре, “Рябинушка”, “Солнышко”, “Медвежонок”, “Ромашка”, “Подсолнушек” малай-кызлары матур җырлары белән сөендерде. Ә “Умырзая” балалар бакчасыннан килгән Нәүбәхәр Сәгъдиевага кушылып, “Әлдермешкә кайтам әле” җырын бөтен зал бергәләп башкарды. “Ике йолдыз” номинациясе кысаларында яшь талантларыбыз тәрбияче апалары белән бергә чыгыш ясадылар. “Йолдыз” балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Сафиуллина, “Ласточка” балалар бакчасыннан Эльмира Гыйрфанова, “Калинка” балачак иленнән Гөлия Габбазова, “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Сафина сабыйлар белән бергә сәхнәгә чыктылар. Гала-концерт зур бер бәйрәмгә әверелде. Бу көнне иң кечкенә якташларыбыз да аруның ни икәнен дә белмәде. Чөнки аларның һәрберсенә күңелле, рәхәт иде. Залда балаларның чыгышларын шат күңелле җанатарлар алкышлап утырды. Барлык катнашучыларга грамота һәм дипломнар бирелде. Фестиваль “Туган як” җыры белән тәмамланды.

Гүзәлия ВАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев