Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Илебезнең яшь гражданнары

"Соңгы кыңгырау" көнендә районда урнашкан күркәм гадәт буенча 14 яше тулган укучыларга паспорт бирү чарасы да уздырыла. Быел Каенлык төп мәктәбендә 25 нче майда булган тантаналы линейкада тугызынчы сыйныф кызлары Аделина Виноградова белән Алия Садриевага Россия Федерациясе гражданины документы тапшырылды. Паспортлар тапшырырга һәм кызларны котларга РФ Федераль миграция хезмәтенең Татарстан...


"Соңгы кыңгырау" көнендә районда урнашкан күркәм гадәт буенча 14 яше тулган укучыларга паспорт бирү чарасы да уздырыла. Быел Каенлык төп мәктәбендә 25 нче майда булган тантаналы линейкада тугызынчы сыйныф кызлары Аделина Виноградова белән Алия Садриевага Россия Федерациясе гражданины документы тапшырылды.
Паспортлар тапшырырга һәм кызларны котларга РФ Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Идарәсенең беренче разрядлы белгече Гөлниса Мортазина килгән иде. Ул Россиянең яшь гражданнарына котлау открыткасы белән бергә илнең төп законы - РФ Конституциясе текстын да тапшырды.
Бу көнне Биектау районының сигез мәктәбеннән утыз укучы тантаналы шартларда паспортлы булдылар. Федераль миграция хезмәте Идарәсе хезмәткәрләре һәм педагоглар балаларның илнең чын гражданнары, патриотлар булуларын һәм Россиягә кылган гамәлләре белән дан-шөһрәт китерүләрен теләделәр.
Рәсемдә: федераль миграция хезмәте Идарәсе белгече Г.А.Мортазина Каенлык төп мәктәбе укучыларына паспортлар тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев