Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Илдар Солтанов - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге тапшыруның каһарманы - Илдар Солтанов. Кеше, аның холкы турында тулырак беләсең килә икән, ерак барасы да юк. Бары тик аның исем-фамилиясенә генә игътибар да җитә....

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге тапшыруның каһарманы - Илдар Солтанов.
Кеше, аның холкы турында тулырак беләсең килә икән, ерак барасы да юк. Бары тик аның исем-фамилиясенә генә игътибар да җитә. Әлеге якташыбыз бу яктан бик уңган күрәмсең.
Илдар исемен йөртүчеләр, тиз аралашучан ди, белгечләр. Алар һәрчак күтәренке кәефтә, хәтта читләр белән уртак тел таба белә. Шуның өстенә, үз сүзендә нык торучы, мөстәкыйль икән Илдарлар.
Ә Солтанов фамилиясе турында, мөгаен сөйләп тә торасы юк. Солтан булу, якыннарыңа үз мисалыңда үрнәк күрсәтү һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел.
Ләкин безгә калса, әлеге якташыбыз алда әйтелгән барлык сыйфатларга да ия. "Вконтакте" социаль битендә Илдар үзе хакында күп сөйләргә яратмаса да, без җиденче тоемлавыбызны эшкә җиктек. "Тырышкан табар-ташка кадар кагар", ди халык мәкале дә.
Илдар бик чибәр, озын буйлы, алып гәүдәле асыл егет. Кая гына барса да, кайда гына йөрсә дә гүзәл затларның игътибарына сусамыйдыр егетебез. Чөнки, әкиятләрдәге батыр егеткә тиң ул. Шулай да, аның тормышында яраткан кызлары икәү генә. Алар- аның тормыш юлдашы һәм сөеп туймас кызчыгы.
Киләчәк елларда да, Солтановлар гаиләсенә өлфәт мәхәббәт, тигез, парлы гомер, кызчыклары игелеге теләп калабыз. Спорт сөючән Илдарга бу өлкәдә дә уңышлар гел юлдаш булсын. "Биектау FM" радиосы, спорт яратучыларны хөрмәт итә!
"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.
P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.
P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев