Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Илдар Нәфыйков - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Илдар Нәфыйков. Балалар - тормыш мәгънәсе. Зур гаилә - зур бәхет! Безнең бүгенге тапшыруыбызның каһарманының баһадирдай уллары һәм берсеннән-берсе гүзәл кызлары бар. Илдар...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Илдар Нәфыйков.
Балалар - тормыш мәгънәсе. Зур гаилә - зур бәхет! Безнең бүгенге тапшыруыбызның каһарманының баһадирдай уллары һәм берсеннән-берсе гүзәл кызлары бар. Илдар Нәфыйковның гаиләсе - күпбалалы. Алар хәләл җефете белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
Моннан чыгып шуны әйтергә була, алар бөтенесе бергә өйдә җыелганда бөтен өй эче тавыш, өйдәгеләрнең шат көлүләренә, берсен-берсе бүлдереп хәбәрләр, уңышлар белән бүлешү, җылылык һәм энергиягә күмелә.
Каһарманыбызга вакыйгаларга бай тормыш, очрашулар, сәяхәтләр һәм озын гомер телибез.
P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.
P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев