Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Илдар Гыйльметдинов: «Күп балалы гаиләләр ярдәмгә мохтаҗ»

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, милли эшләр комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов Биектау районында «Бердәм Россия» сәяси партиясе активистлары белән очрашты. Чарада район оешмалары җитәкчеләре, төрле бүлек хезмәткәрләре дә катнашты. Очрашу барышында Дәүләт Думасы депутаты партиянең 2016 -2021 елларга кабул ителгән программасының үтәлеше белән таныштырды.

Илдар Ирекович билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Биектау районында партия программасы кысаларында күп кенә күләмле эшләр башкарылды. Аерым алганда, Боз сарае, балалар бакчасы, мәктәп, күп кенә спорт мәйданчыклары сафка басты. Якын арада Коркачык авылында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы төзү планлаштырыла.

Россия Президентының Дәүләт Думасына ясаган юлламасына нигезләнеп, барлыгы 75 закон кабул ителергә тиеш иде. Аларның өч дистәдән артыгы җиденче чакырылыш эшчәнлеге барышында кабул ителде. Әмма хәл ителәсе мәсьәләләр дә җитәрлек.

Илдар Гыйльметдинов «Бердәм Россия» сәяси партиясенең алда торган берничә айда башкарылачак планнары белән таныштырды. Илдар Ирекович күп балалы гаиләләргә йорт төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү мәсьәләсенә аерым тукталып үтте. Дәүләт Думасы депутатына ярдәм сорап иң күп мөрәҗәгать итүчеләр дә нәкъ менә шул күп балалы гаиләләр икән. “Монда федераль хөкүмәт ярдәменнән башка проблеманы тулысынча хәл итеп булмаячак”, - дип билгеләп үтте депутат. Чөнки дәүләт җир кишәрлеген бүлеп биргән очракта да, ул урынга газ, су, электр коммуникацияләре, юллар төзергә кирәк. Моның өчен акча муниципаль бюджетта да, төбәкләр бюджетында да, федераль бюджетта да каралмаган. Димәк, проблеманы хәл итү өчен махсус программа кабул итү зарур. Программа нигезендә төбәкләр барлык коммуникация чараларын дәүләт акчасына төзергә тиеш.

Депутат билгеләп үткәнчә, 2021 елда авыл мәктәпләрен капиталь төзекләндерү программасы тормышка ашырыла башлады. Теманы дәвам итеп, Илдар Гыйльметдинов укучыларның туклану проблемасына тукталып үтте. Моның өчен акча бюджеттан бүлеп биреләчәк. Мәктәптә укулар башлангач та мәктәп пешекчеләренең хезмәт хакын арттыру планлаштырыла. Илдар Ирекович уку-укыту мәсьәләсен дә күтәрде. Ул кайбер фәннәрнең бары тик туган телдә генә укытылырга тиешлегенә басым ясады.

Очрашу азагында Дәүләт Думасы депутаты Әлдермеш, Бөреле, Ямаширмә авыл җирлеге башлыкларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев