Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Икмәк булса,Җыр була

Икмәк булса,Җыр була. Җәйләр буе кырда гизә Иген дулкынында йөзә Әй,мактаулы игенчеләр! Әйе,басуларда гөрләп көзге урып-җыю эшләре м итә. Табигать тә бу эшләргә тоткарлык ясамый. Игенчеләребез алны-ялны белми тиз арада игеннәрне җыеп алуга күп көч куялар. Аларнын хезмәтләрен районыбыз җитәкчесе Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы hәрдаим күзәтеп,эшләрен бәяләп, тиешле кызыксындыру чараларын...

Икмәк булса,Җыр була. Җәйләр буе кырда гизә Иген дулкынында йөзә Әй,мактаулы игенчеләр! Әйе,басуларда гөрләп көзге урып-җыю эшләре м итә. Табигать тә бу эшләргә тоткарлык ясамый. Игенчеләребез алны-ялны белми тиз арада игеннәрне җыеп алуга күп көч куялар. Аларнын хезмәтләрен районыбыз җитәкчесе Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы hәрдаим күзәтеп,эшләрен бәяләп, тиешле кызыксындыру чараларын биреп тора. Без мәдәният хезмәткәрләре дә бу чарадан читтә калмыйбыз,мәдәният йортларында урып-җыю вакытында агитбригадалар оештырабыз.Быел да кыр станнарында, игенчеләребез каршында чыгыш ясау өчен программа төзедек. Үзешчән артистларыбыз игенчеләрне җыр аша хөрмәтләүгә бик теләп ризалаштылар. Артистларыбыз Рәмис Шакиров, Альбина Хайруллина, Зәринә Ахметова,Әдилә Галиева,Салават Гәрәев,Биектау авылы мәдәният йортыннан Хәвәрия Каюмова, Усад мәдәният йортыннан Раилә Каюмова, Әлдермеш авылы мәдәният йортыннан Эльмира Фәрхетдинова,баянчыбыз Шамиль Гибаев hәм алып баручы Филсинә Сәгьдиева ин беренче Коркачык икмәк кабул итү предприятиясе эшчеләре, җитәкчеләре алдында чыгышлар ясап аларнын төшке аш вакытларын күнелле итеп, алар белән бергәләп биеп, җырлап үткәрделәр. Ә мәдәният йорты директорыбыз Шаhимарданов Фәргад Фәрит улы алдан оешма җитәкчеләре белән сөйләшү аркасында , безне барасы җирләребездә якты йөз белән елмаеп каршы алдылар. Сүз унаеннан Коркачык икмәк кабул иту оешмасы җитәкчесе Гарипов Нияз Дамир улына агитбригада коллективы исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бердәмлектә көч дигән кебек, без дә мәдәният хезмәткәрләре белән бергә берләшкәч чыгышларыбыз тагын да матур килеп чыкты. Икмәк! Дөнья шунсыз ямьсез! Яшәү яме, көче шушында. Безгә яшәү яме бирүчеләргә, игенчеләргә мен-мен рәхмәт әйтәбез. Алар безгә яшәү көче бирүчеләр. Без аларга карап сокланабыз hәм баш иябез.Табыннар мул булсын,илебездә җиребездә тынычлык булсын,җырларыбыз да мәнге яшәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев