Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ – ТЕХНИКАНЫ КЫШКЫ САКЛАУГА КУЮ

Узган шимбәдә "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтендә узган семинар авыл хуҗалыгына кагылышлы төп мәсьәлә-ләргә багышланды. Анда Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Төп игътибар техниканы кышкы саклауга куюга юнәлтелде. "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтенең машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча урынбасары Илфар Әхмәтгалиев чыгыш ясады. Семинарда...

Узган шимбәдә "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтендә узган семинар авыл хуҗалыгына кагылышлы төп мәсьәлә-ләргә багышланды. Анда Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Төп игътибар техниканы кышкы саклауга куюга юнәлтелде. "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтенең машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча урынбасары Илфар Әхмәтгалиев чыгыш ясады. Семинарда катнашучылар шулай ук хәзерге вакытта тырмалар ремонтлана торган мастерскойда да булдылар. Терлекчелек буенча агымдагы бурычлар турында фермада - бозаулату бүлегендә һәм сыер абзарында фикер алышынды. Идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров чыгыш ясады. Орлыкка кагылышлы сорауларга ТР буенча «Россельхозцентр» ФДУ филиалының Биектау районара бүлеге начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов җавап бирде. Бу район хуҗалыкларына барып уздырылган икенче семинар. Мондый очрашулар киләчәктә дә уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев