Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Игелекле кешеләр янында эт тормышы да ямьләнә

Берничә көн дәвамында Биектау районы ветеринария клиникасында Найда кушаматлы 6 айлык эт яшәде.

Клиникага дүрт аяклы пациентны  фәнни шәһәрчек янында машина белән бәргән шофер алып килә. Ир кеше үз гаебен таный, үзен нык битәрли. Шуңа күрә дә этне күтәреп ашыгыч рәвештә клиникага килә. Биектау районы ветеринария берләшмәсенең тәҗрибәле табибы Лилия Локманова эткә ашыгыч рәвештә операция ясый, кирәкле процедуралар уздыра. Найда исән кала. Чөнки аны коткаручылар игелекле кешеләр була.

“Эт бик нык курыккан иде, өстәвенә, авыр тән җәрәхәтләре аңа һич кенә дә тынгылык бирмәде – ул гел чинап торды. Аның аягына нык зыян килгән иде. Беренче сәгатьләрдә, гомумән, аягына баса алмады”, - дип сөйләп узды Лилия Локманова. Табиб шул ук көнне Найданы  стерильләштерә, бетләргә каршы санитар чаралар күрә. Найда бик тә мәхәббәтле эт, өстәвенә, акыллы да. Лилия Әнәсовна моның шулай икәнен беренче күрүдән  ачыклап өлгерә.

“Мин аны кулыма алгач ук яратып өлгердем, - ди табиб. – Клиникига килгән барлык хайваннар белән дә бик тиз “уртак тел” таба. Мәчеләрне бигрәк тә ярата, аларны ялый. Мине дә онытмый”, - дип шаярта  Лилия Локманова.

Реклама

Операциядән соң эт берничә көн  клиникада яши. Көнгә берничә тапкыр аны клиника тирәли йөртеп алып керәләр.  Найда табиб рөхсәтеннән башка бер генә “кырын” эш тә эшләми. Иң элек Лилия Әнәсовнаның күзләренә карап, аның рөхсәтен ала, соңыннан гына теләгән эшен эшли. Мондый акыллы эткә хуҗалар бик тиз табыла. Яңа хуҗалар аны яраталар, тәмле ашаталар, Найданың кечкенә генә үз өе дә бар инде.

 

Энҗе  Гарафиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев