Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк

“Яхшы булсаң, даның чыгар, яман булсаң, җаның чыгар”, - ди татар халык мәкале. Яхшылык - ул изгелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек. Кеше яшәгән саен, бу төшенчәне күбрәк аңлый...

рәк аңлый... Шушы көннәрдә Дөбьяз авылы мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көне уңаеннан уздырылган ункөнлек кысаларында Хәйрия концерты узды. Шунысы сөенечле: райондашларыбыз яхшы юлыннан барсаң, яхшы булырсың дигән максат белән авыр хәлдә калган якташларга һәрдаим төрлечә ярдәм итәргә тырыша. Биектау районы Татар хатын-кызларының “Ак калфак” берлеге оештырган Хәйрия концерты да шуның ачык мисалы. Концертта Биектау районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, Мәмдәл авылының оста биюче кызлары һәм башка сәнгать сөючеләр катнашты. Чарада Дөбьязның балалар коллективлары чыгыш ясау аңа тагын да үзенчәлек, мәгънә өстәде.

Хәйрия концерты районыбызның данлыклы “Казансу” вокаль ансамбле чыгышыннан башланып китте. Аңа кадәр хәйрия ярдәме өчен мәдәният сараенда махсус тартма куелды. Тамашачылар һәр артистны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Биектау районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Зөфәр кызы Борһанова, җырчы егеткызларыбыз үзләре дә Дөбьяз җирендә еш булуларын, биредәге тамашачыларны яратуларын әйттеләр. Чыннан да, дөбьязлылар яхшы эш-гамәлләргә бай халык ул. Беркем дә кайгы-борчу, авырлыклар килүдән хали түгел бит. Шундый вакытта иңне кую, булышлык итү бик кирәк. Моны үз башына килгәннәр яхшы аңлыйдыр. Ә игелеккә чикләр юк. Районның “Ак калфак” берлеге мәдәният бүлеге, Дөбьяз авыл җирлеге җитәкчесе булышлыгы белән әлеге игелекле эшкә алынып, зур хезмәт башкарды.

Бу көнне ярдәмгә мохтаҗлар өчен саллы гына сумма җыелды. “Ак калфак” берлеге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова һөртөрле булышлык иткән, терәк-таяныч булган, алдагы көнгә өмет-ышаныч уяткан һәркемгә чиксез рәхмәтен ирештерде. Җыелган акчалар, тиешле максатта балаларга тапшырыр өчен, “Өмет” халыкны социаль тәэмин итү үзәге җитәкчесе Рафис Гарәфиевич Газизовка тапшырылды. Изге гамәлләр кабул булсын. Игелекләр кылып яшик, аның иртә-киче юк.

Гүзәлия ВАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев