Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Игелекле эшнең иртә-киче юк

Биектау районыннан Амелия Шагиевага Польшада операция ясату өчен акча җыю дәвам итә. Бу кыз турында без бер ай элек язган идек. Дәвалау 4,5 миллион сум тора. Гаилә әлеге сумманың яртысыннан күбрәген җыйган инде, әмма әле тагын миллион ярым кирәк. Акча үз вакытында күчерелмәгәнлектән, клиника операцияне июнь аена күчергән. Шагиевлар өчен бу соңгы өмет.

Безнең соңгы очрашудан соң бер ай вакыт узды. Бу вакыт эчендә Шагиевларның тормышында берничә вакыйга булган - гаиләнең барлык әгъзаларының туган көннәрен, Амелиягә 6 яшь тулуны билгеләп үткәннәр. Хәтта хәйрия концерты да уздырганнар. Тик бер нәрсә генә үзгәрешсез калган - операциягә җитәрлек акча җыелмаган.

- Амелиянең оча-бот буынындагы каймыккан урынны төзәтергә кирәк. Каймыгу ике якта да. Без Польшага очабот буынын төзәттерү һәм ныгыту өчен барабыз да инде, - диде Амелиянең әнисе Диана Шагиева.

Амелияне Польшада хәзер 6 нчы июньдә көтәләр. Шагиевларга тагын бер мөмкинлек биргәннәр. Моннан соң срокны күчермәячәкләр. Димәк, бер миллион алты йөз мең сум акча җыярга бер ай вакыт калган. Тиешле акчаларны җыймау операция ясатмауга тиң, ә бу баланың сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Каймыкканга кадәр Амелия мүкәли, бер ягыннан икенче ягына әйләнеп ята, кулында уенчыклар тота ала. Әмма соңрак хәл катлаулана.

- Әле күптән түгел генә кичке сәгать 10да кызны йокларга яткыра идек. Ул кычкыра башлады. Аяклары кайбер урыннарда дерелди. Ул караватта ята, мин кырыенда утырам һәм караватның аның аяклары дерелдәвеннән селкенүен тоям, - дип дәвам итте Амелиянең әнисе Диана Шагиева.

Битараф булмаган кешеләрдән көн саен акча килә. 100 сум - бер стакан каһвә бәясе. Ә Амелиянең әтиәнисе өчен бу акча кызны коткаруга бердәнбер өмет булып тора.

-Нибары бер көндә 69 мең сум акча җыелды. Нигездә кешеләр 100, 200, 500. 1000 сум күчерәләр. Безгә булышырга теләүчеләргә зур рәхмәт, - дип, биектаулыларга рәхмәтен белдерде Амелиянең әнисе Диана Шагиева.

- Акчаны карта номеры яки картага беркетелгән телефон номеры буенча күчерергә була. Каймыккан урынга операцияне Россиядә дә ясыйлар, әмма аннан соң бала дүрт ай гипста булырга тиеш. Ул чакта атрофия үсеш ала. Польшада лангетлар кидертәләр. Бу мускулларны эшләтергә мөмкинлек бирә. Шул чакта Амелиянең дә ким дигәндә элеккеге халәтенә кайту өмете бар.

Без Амелия белән саубуллашмыйбыз әле. Чөнки сезнең ярдәм белән кыз Польшага барачак һәм ул чакта безне операциянең ничек узуы турында сөйләшергә өченче очрашу көтә.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Операциягә акча җыю өчен банк реквизитлары: ПАО “Сбербанк” 4276 6200 3394 9839 Получатель: Шагиева Диана Динаровна. Телефон: 89625630808, номер картага беркетелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев