Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Иң яхшы гаилә фермасы-2016” илкүләм бәйгесендә Биектаудан Минсинә Латыйпова КФХсы да җиңүчеләр рәтендә

Биектау районыннан Минсинә Латыйпова крестьян-фермер хуҗалыгы "200 башка кадәр" номинациясендә II урынга лаек булган. Конкурска Россиянең 11 төбәгеннән катнашучылар заявка юллаган. Шулардан 28 КФХ икенче этапка узган иде. Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында җиңүчеләрне ачыклаганда, иң беренче аларның финанс-икътисади күрсәткечләренә, җитештерүдә механизмнар куллануга, социаль юнәлешкә һәм сөтнең сыйфатына игътибар итәләр. Бәйге Россиянең...

Биектау районыннан Минсинә Латыйпова крестьян-фермер хуҗалыгы "200 башка кадәр" номинациясендә II урынга лаек булган.

Конкурска Россиянең 11 төбәгеннән катнашучылар заявка юллаган. Шулардан 28 КФХ икенче этапка узган иде.

Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында җиңүчеләрне ачыклаганда, иң беренче аларның финанс-икътисади күрсәткечләренә, җитештерүдә механизмнар куллануга, социаль юнәлешкә һәм сөтнең сыйфатына игътибар итәләр.

Бәйге Россиянең крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырыла.

Беренче тапкыр үтә торган конкурс гаилә сөтчелек фермаларына игътибарны арттыруны, алардагы икътисади мәсьәләләрне чишүне, Россия халкын сыйфатлы ризык белән тәэмин итүне, авылларны торгызуның мөһимлеген, актуальлеген күрсәтүне максат итеп куя.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, Татарстанның Кукмара районыннан Роберт Дмитриев крестьян-фермер хуҗалыгы "50 башка кадәр" номинациясендә беренче урын алган. "100 башка кадәр" номинациясендә исә Буа районыннан Алексей Кубайкин крестьян-фермер хуҗалыгы җиңгән. Биектау районыннан Минсинә Латыйпова крестьян-фермер хуҗалыгы "200 башка кадәр" номинациясендә II урынга лаек булган.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев