Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиңү Парадына әзерлек эшләре кызганнан-кыза

9 нчы Майга ике атнадан кимрәк вакыт калып бара. Безнең районда әлеге датага бәйрәм программасы әзерләнә. Күркәм гадәт буенча техника маршы уздырылыр, концерт куелыр һәм кичке бәйрәм салюты җибәрелер, дип планлаштырыла. Җиңү парады Биектау район үзәге станциясендәге скверда узачак. Аңа әзерлек күптән башланды инде. Оешмалар хәрби техника һәм иҗади программалар әзерләү белән мәшгуль. Тантанага быел бераз үзгәрешләр кертергә ниятлиләр.

Якташларыбыз арасында җиде Советлар Союзы Герое һәм ике Социалистик Хезмәт Герое бар. Бөек Җиңү Парады нәкъ менә аларга багышланачак.

Геройларның берсе дә Җиңүнең 76 еллыгын исән килеш көтеп ала алмады. Парадка аларның туганнары чакырылган. Шундыйларның берсе - Советлар Союзы Герое Георгий Яшинның туганнан туган энесе Аркадий Беляев. Данлыклы абыйсы якты дөньядан киткәндә Аркадий Михайловичка җиде яшь була. Яшиннар гаиләсендә узган сугыш вакыйгалары турында балалар белән сөйләшүне өнәп бетермиләр. Туганнан туган энесендә геройның бердәнбер фотосурәте сакланган. Аркадий Беляев аны кадерләп саклый. Һәм үзе белән Җиңү Парадына да алып киләчәк.

Георгий Яшинга Советлар Союзы Герое исеме Белоостров янында финнар белән көрәшкәндәге батырлыгы өчен бирелә. Ул беренчеләрдән булып һөҗүмгә ташлана һәм ике тапкыр яралана.

- Күз алдына китерәсезме, абыйның үле кәгазе дә килде. Аны һәлак булган дип саныйлар, ә абыйны госпитальгә алып киткән булалар, - дип сөйләде Советлар Союзы Героеның туганнан туган энесе Аркадий Беляев.

Григорий Яшин сугышчылар белән бергә фашистлар яшеренгән траншеяга гранаталар ыргыта. Көрәштә ул рота командирын алыштырган. Георгий артыннан башка сугышчылар да күтәрелгән.

- Шундый туганың белән ничек горурланмыйсың инде? - ди Аркадий Беляев.

Мондый якташлар белән районыбыз да горурлана. Шуңа күрә алар Парадның төп геройлары булачак.

- Ел саен без кешеләргә кызыклы булсын өчен ниндидер яңалык кертергә тырышабыз. Ниндидер үзенчәлек булса яхшы, - диде Биектау районының хәрби комиссары Александр Найденов.

Парадта катнашучылар саны быел кимиячәк. Үлемсез полк йөреше дә булмаячак. Пандемия елындагы кебек ул онлайнформатта узачак. Аңа старт бирелгән инде.

- Чикләүләр булачак, әмма бөтен нәрсәдә дә түгел. Мәсәлән, Парад вакытында техникадан соң бездә предприятие хезмәткәрләре китәчәк. Әлбәттә, аларның кулларында бабаларының портретлары булачак, - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов.

Гадәттәгечә хәрби техника парады да булачак. Сәхнә шунда ук - Мактау тактасы янында булачак, аның алгы ягына 9 Герой портреты белән баннерлар урнаштырылды. Техника хәрәкәте, тамашачылар урыннары яныннан узып, сул яктан башлаячак. Оешмаларда Парадка әзерлек эшләре башланды да инде.

Районның мәдәният йорты хезмәткәрләре, хәрби техника паркын тагын бер яңа төр белән тулыландырып, иҗади фантазиягә бай булуларын күрсәттеләр. Әлеге идеяне тормышка ашырырга 2 айлап вакыт киткән. Иң катлаулысы танкның төп өлгесен - каркасын ясау була.

- Мәдәният бүлегендә гамәлдән чыгарылган “ВАЗ-2111” машинасы бар иде. Ә нигә әле аны танкка әверелдермәскә, дип уйладык, Бик әйбәт килеп чыкты, - дип, хәрби машинаның ничек барлыкка килүен аңлатып бирде Биектау районының мәдәният бүлеге хезмәткәре Фәрхәд Камалов.

“Лада”ның түбәсен пычкы белән кисәргә туры килгән, ишекләре һәм утыргычлары да шундый язмышка дучар ителгән.

- Машина түбәсендә йөртүче машинаның эченә керә алырлык шәп кенә кечкенә люк барлыкка килде. Приборлар панеле дә үз урынында. Тик бердәнбер таләп - әлеге техникага идарә итәсе кеше шушы танкка сыярлык булырга тиеш, - дип өстәде Биектау районының мәдәният бүлеге хезмәткәре Фәрхәд Камалов.

Тамашачылар өчен тагын бер күңелле яңалык - катер булачак. Монысы Боз Сараеның иҗат җимеше. Техника узган ел өчен әзерләнгән булса да, ул халык алдына быел гына чыгачак.

Парадта 50ләп оешма катнашачак. Тамашачылар арасында биектаулылар да, район Парадына килгән кунаклар да булыр, дип көтелә. Бәйрәм чаралары кич белән генә тәмамланачак. 21:00дә «Казан арты» паркында салют яңгыраячак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев