Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң мөһиме - ярышта җиңү яулау түгел, анда катнашу

Быел илебезнең иң күп кешене бергә җыя торган чараларының берсе - “Россия чаңгы юллары”н уздыру көнен, һава торышы үзгәреп тору сәбәпле, берничә тапкыр күчерделәр. Ул ел саен уздырыла һәм чаңгы узышларын яратучылар өчен кышкы зур бәйрәм булып тора. Быел кемнәр матур хисләр генә түгел, медальләр дә алуга ирештеләр?

Күп еллардан килә торган гадәт буенча стартта, мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып, тәҗрибәле осталарга кадәр, төрле яшьтәге кешеләр катнаша. Төп нәтиҗә - “Россия чаңгы юллары”на чыккан һәркемнең кәефе яхшыру, күңеле күтәрелү. Ни дисәң дә, иң мөһим олимпия принципларының берсе - җиңү түгел, ә бәлки катнашу. Узышларны оештыручылар спортчылар узасы араны аларның яшенә һәм квалификациясенә туры килерлек итеп сайлаганнар. Стартка чыгарга рөхсәт алган һәркем чаңгы юлына баса алды.

Безнең райондагы чаңгы узышларында катнашучыларның үзенә б ер төрле, үз енчәлек ле катнашучыларының берсе Таһир Рәхмәтуллин булды. Ул сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирә торган кеше. Күптән түгел генә пенсиягә чыккан һәм буш вакытын файдалы итеп уздырырга булган. Биектау район үзәгендә ярышлар уздырылачагын белеп алуга ук анда катнашырга кирәк, дигән карарга килгән.

- Мин хәзер пенсиядә, беренче тапкыр ярышта катнашырга булдым, - диде узышта катнашучы Таһир Рәхмәтуллин.

Чаңгычының шатлыклы йөзенә караганнан соң, аңа җиңү яуларга уйлыйсызмы, әллә чаңгы юлына күңел өчен генә бастыгызмы, дигән сорауны бирми кала алмадым.

- Үзем өчен генә. Һәрвакытта да сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирергә кирәк, дигән фикердә мин. Ул гомерне озайтып кына калмый, кәефне дә күтәрә, - дип җавап бирде Таһир Рәхмәтуллин.

Реклама

Узыш нәтиҗәләре буенча Таһир Рәхмәтуллин 65тән узганнар - яшь буенча иң тәҗрибәлеләр категориясендә җиңү яулады. Старт бирелгән мизгелдән алып ул алда барды һәм ярышны күзәтергә җыелучыларның алкышлары астында флаг тотып беренче булып килеп тә җитте.

Ярышта катнашучылар берничә яшь төркеменә бүленделәр. Иң нәни спортчылар кечкенә әйләнештән бардылар. Ә иң зур ара 2000 метр иде. Аны теләге булган һәркем уза алды. Катнашучылар өчен яшь буенча чикләүләр кертелмәде. Теләге булган һәр кеше чаңгыга баса алды. -

Бөтенроссия күләмендәге “Россия чаңгы юллары” районда күп кешене җыйды һәм ул бик күңелле уза. Чөнки “Россия чаңгы юллары” - чын мәгънәсендә кышкы бәйрәм, ул кешеләргә бергә очрашырга, көнне аралашып, матур итеп уздырырга ярдәм итә, - диде Биектау районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Чапурин.

Көнне аралашып, матур итеп уздырырга Биектау районында биш йөздән артык кеше җыелды. Алар барысы да уңай тәэсирләр һәм кәефне яхшырта торган хистойгылар алдылар. Ә җиңү яулаучылар һәм алдынгы урыннарны алучылар медальләргә һәм призлы баш киеменә дә ия булдылар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев