Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң мөһиме – нәтиҗәлелек

Наркотикларга каршы ведомство-ара комиссия утырышы булды. Аны Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин алып барды. Агымдагы елның беренче кварталында яшьләр арасында наркомания, токсикомания, эчкечелеккә профилактика эше турында мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары тыңланды, аларны Галина Низамова, Ренат Сабирҗанов, Рамил Гаязов, Фәрит Нигъмәтҗанов...

Наркотикларга каршы ведомство-ара комиссия утырышы булды. Аны Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин алып барды.

Агымдагы елның беренче кварталында яшьләр арасында наркомания, токсикомания, эчкечелеккә профилактика эше турында мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары тыңланды, аларны Галина Низамова, Ренат Сабирҗанов, Рамил Гаязов, Фәрит Нигъмәтҗанов җиткерде. Мәдәни чараларга халыкны күпләп җәлеп итү, теләге булган һәркемгә дә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудыру, тренерларның исәптә торучы үсмерләр белән эшләве нәтиҗәсез калмый, ул яшьләрне зарарлы гадәтләрдән арындыра һәм энергияләренә уңай юнәлеш бирә.

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе әгъзалары чыгышларында нәкъ менә шушы турыда сөйләделәр. Район үзәк больницасының табиб-наркологы Раиса Галимова укучылар белән наркотик матдәләр куллануны тикшерү буенча тестлар уздыру 2012 нче елда дәвам иттереләчәк, һәм беренче яртыеллыкта 435 кеше тикшереләчәк, диде.

2011 нче елда полиция тарафыннан уздырылган 90 рейд барышында җәмәгать урыннарында тиешсез вакытта йөргән 110 үсмер ачыкланган. Ата-аналар контрольне көчәйтергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев