Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң мөһиме-хәрби рухны тою

Ел саен Россия күләмендә унынчы сыйныф укучылары өчен кырда өйрәнүләр уздырыла. Биектау районында андый сборлар Чыршы авылында оештырылды. Физик яктан чыныгу, корал белән эш итү, сафта йөрү һәм тактик әзерлек узу өчен бирегә бөтен районнан 50дән артык укучы җыелды.

Тормыш иминлеге нигезләре буенча тәҗрибәле укытучылар дәресләрдә һәм гамәли шөгыльләрдә укучыларны легендар Калашников автоматы белән эш итәргә өйрәтәләр. Хәрби-кыр күнегүләренә Кораллы Көчләрдә хезмәт итү тәҗрибәсе булган педагоглар да килгән. Шунлыктан нәтиҗәләр дә озак көттермәде. Азат Шәйдуллин гомерендә икенче тапкыр кулына корал алган һәм шунда ук төгәллек рекордына да иреште. Ул мөмкин булган 50 очконың 46 сына тидерде.

- Менә шушындый сборлар, бергә җыелулар нәтиҗәсендә мин үземдә снайпер сәләте булуын ачыкладым. Киләчәктә бу күнекмәләрне тагын да камилләштерәсе иде, - диде Биектауның 3 нче мәктәбе укучысы Азат Шәйдуллин.

Азатта шушындый сборларда хәрби эшкә өйрәнү теләге туса, Илья бирегә, киләчәктә язмышын элиталы гаскәрләр белән бәйләр өчен, дәрестә алган белемнәрен тәҗрибә белән ныгытырга килгән.

- Әле бирегә җыенганчы ук 11 нче сыйныфтан соң хәрби училищега барырга планлаштырган идем. Берничә вариант белән таныштым, берсе мине кызыксындырды. Документларымны Рязаньдагы һава-десант хәрби училищесына бирермен, дип торам, - дип үзенең киләчәк планнары белән уртаклашты Биектауның 4 нче мәктәбе укучысы Илья Мөхәммәтшин.

Хәрби-десант гаскәрләренә кергәнгә кадәр әле бер ел бар, ә нормативларны хәзер тапшырырга кирәк. Хәрби-тактик әзерлектән тыш физик чыдамлылыкка зур игътибар бирәләр. Гер күтәрү, кулларда күтәрелү һәм иртәләрен кросс - болар барысы да өйрәнүләрнең мәҗбүри программасына кертелгән.

- Балаларны бары мактап кына телгә алырга була. Барысы да күнегүләр белән кызыксынып шөгыльләнәләр, физик яктан нык булуның ир-атлар өчен бик мөһим булуын аңлыйлар. Тәртип яхшы. Безнең егетләр армиядә үзләрен бары яхшы яктан гына танытырлар, дип уйлыйм, - диде хәрби кыр сборлары штабы начальнигы урынбасары Радик Җиһаншин.

- Укучылар тырышып шөгыльләнәләр, расписание буенча төшке ашка гына тукталалар. Ризыкларны, тәлинкәләрдә калдырмыйча, тиз генә тәмләп ашап куялар да, тагын эшкә керешәләр.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев