Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Иң мөһиме - интернетка бәйле булмаган яраткан эшең булу”

14 нче мартта Россиядә иң популяр социаль челтәрләрнең берсен яптылар. Кайберәүләр моның белән ихтыярый-мәҗбүри ризалашсалар, икенчеләр өчен бу фаҗигагә әверелде. Чөнки социаль челтәр алар өчен элемтә урнаштырырга һәм акча эшләргә ярдәм итә торган механизм булып тора иде. Хәзерге вакытта блогерларның ничек яшәүләре һәм эшләүләре турында белү өчен без исеме бөтен Татарстанга танылган артист, радиотапшырулар алып баручысы һәм юмор остасы Әбри Хәбриев белән очраштык.

Әбри Хәбриев, үз исеме белән әйткәндә Данияр республикада музыкант, артист һәм радиотапшыруларны гаҗәеп оста алып баручы буларак билгеле. Теләсә кайсы популяр кеше буларак, аның да социаль челтәрдә үз аккаунтлары бар. Әмма ул үзен блогер дип санамый һәм әлеге төшенчәләрнең һәркайсын аерым-аерым билгели. Социаль челтәрне үзенең сәләтен ачу өчен өстәмә алым дип кенә бәяли.

- Социаль челтәргә үзем өчен кызыклы булган нәрсәләрне куям. Шулай ук хезмәтем турындагы видеокүренешне куя, нинди гамәлләргә, күнекмәләргә өйрәнүемне дә күрсәтә алам. Һәмммәсен дә фотосурәтләр белән куям. Ә блогерлар нәрсә белән шөгыльләнәләр? Алар мәгълүм максатны күздә тотып, аерым бер теманы яктырталар. Кемдер кулинария блогын киңәйтә, кемдер төзелеш бизнесы белән мавыга, ә кемнәрдер яңалыкларга аңлатма бирә, - дип үз фикерен белдерде Әбри Хәбриев.

Хәзерге вакытта Әбри телеграм каналын үзләштерә башлаган, аның аша яңалыклар һәм тиз төшерелгән видеолар белән аралашырга була, ди. Әмма артистның үзенең әйтүенчә, телеграмның бердәм яңалыклар тасмасы юк, шунлыктан анда эш башлап җибәрүдән мәгънә юк. Һәм ул элеккеге уңайлы контактны сайлый. Чөнки иң мөһиме - күңелеңә ошаган эш белән шөгыльләнү, калганы - соңыннан.

“Кыска-кыска видеоларда акча эшләгән блогерлар хәзер нишләрләр инде?” дигән сорауга Данияр аларга хәзер моннан чыгу юлларын эзләргә туры килер, дип фаразлады.

Реклама

 - Алар анда кыланалар гына, һәм бу аларга ошый. Шуның хисабына бик күп блогерлар әллә ничә меңләгән аудитория туплый да инде. Аларга моңа кадәр дә нәрсә белән дә булса шөгыльләнгән кешеләргә караганда күпкә авыррак булыр, - диде Әбри Хәбриев.

Белемең һәм интернетка бәйле булмаган яраткан эшең булу - артист фикере буенча - тормышта беркайчан да югалмаячагыңа ышанычлы нигез. Сиңа язылган һәр кеше өчен борчылмаска, бары тик яраткан эшең белән генә шөгыльләнергә. Менә шул чакта нинди социаль челтәрдә булуың да мөһим түгел. Синең иҗатыңны яратучылар сине теләсә кайдан да эзләп табарлар.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев