Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң күп газетага язылучыга – бүләк

Безнең ил иң күп вакытлы матбугат укучылардан санала. Басма продукциянең кыйммәтләнүе дә әбүнәчеләрне куркытмады - инде яратып өлгергән басмалардан беркемнең дә аерыласы килми. "ТАТМЕДИА" матбугатына языл да - бүләк ал!" дигән акция инде традициягә әверелде, ә төп приз - iPadка ия булырга теләүчеләр саны артканнан-арта. "ТАТМЕДИА" АҖнең конкурс комиссиясе 2015...

Безнең ил иң күп вакытлы матбугат укучылардан санала. Басма продукциянең кыйммәтләнүе дә әбүнәчеләрне куркытмады - инде яратып өлгергән басмалардан беркемнең дә аерыласы килми.

"ТАТМЕДИА" матбугатына языл да - бүләк ал!" дигән акция инде традициягә әверелде, ә төп приз - iPadка ия булырга теләүчеләр саны артканнан-арта.

"ТАТМЕДИА" АҖнең конкурс комиссиясе 2015 нче елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясенә йомгак ясады. Төп бүләк "Айпад"ны Актаныш районы Иске Байсар авылында яшәүче Ринат Ярмиев алды. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең ул язылган басмаларының гомуми бәясе 5449,58 сум тәшкил итә. Цифрлы өч фотоаппаратка ия булучылар - Азнакай районыннан Ми-ләүшә Шәйхулова һәм Илдус Гыйлаҗев, Чиләбе өлкәсеннән Нәркис Салихов.

Язылу кампаниясендә биектаулылар да актив катнаша. Әскәровлар гаиләсе инде икенче тапкыр җиңүгә иреште. Бу юлы аларга кызыксындыру бүләге - канцелярия товарлары җыелмасы һәм Рүзәл Мөхәммәтшинның шигырьләр җыентыгы эләкте. Бүләкләр "Высокогорские вести" - "Биектау хәбәрләре" газетасы редакциясендә тапшырылды.

- Без гаиләдә газета-журналларны барыбыз да яратып укыйбыз, - диде Әскәровларның кызлары Камилә. - Минем иң яраткан журналым - "Салават күпере". Аны башта абыем Раилгә яздыралар иде, ә хәзер - миңа. Моннан тыш хат ташучы апа безгә "Казанские ведомости" һәм "Высокогорские вести" газеталарын да китерә. Әти белән әни аларны даими укып баралар.

"ТАТМЕДИА" газета-журналларына язылу квитанцияләрен Әскәровлар гаиләсе конкурс башлангач ук җибәргән, шулай итеп, аларның җиңү мөмкинлеге арткан.

- Бу юлы без Әлдермештә яшәүче әбиебезне дә конкурста катнашырга күндергән идек, - дип дәвам итте Камилә. - Ул "Биектау хәбәрләре" газетасына, "Сөембикә" һәм "Идел" журналларына һәрвакыт языла, бик яратып укый. Тик, кызганыч, әбиебез җиңүчеләр рәтенә кермәгән.

Безнең районнан әлеге бәйгедә катнашып, кызыксындыру призына ия булучы тагын бер кеше бар, ул - укытучы Гөлия Фәхриева.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз, тормышларында уңышлар телибез, моннан соң да алар актив газета укучылар һәм язылучылар булып калырлар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев