Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиңү көне хөрмәтенә зур концерт куйдылар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы көнендә районның Үзәк скверында 9 нчы Майга багышланган Парад уздырылды. Танатанага җыелган тамашачылар митингта катнашып кына калмадылар, хәрби техника парадын да күзәттеләр, рәхәтләнеп концерт та карадылар.

рәхәтләнеп концерт та карадылар. Районның иң яхшы башкаручылары һәм коллективларының берсеннәнберсе матур чыгышлары Җиңү көнен бәйрәм итүгә ямь өстенә ямь булды. Концертны ике коллектив - “Очкыннар” һәм “Кнопкалар” “Яз” җыры белән башлап җибәрделәр. Чыгышлар якташларыбыз - җиде Советлар Союзы Герое узган катлаулы юл турындагы хатирәләр, сөйләүләр белән аралаштырып алып барылды.

Аларның берсе - Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләренең кече командиры Гыйльфан Батыршин, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Бәйрәм концертында республика, Бөтенроссия һәм хәтта Халыкара конкурсларда күп тапкырлар җиңү яулаган шөһрәтле җырчылар һәм иҗат коллективлары катнашты.

- Без бу датага әзерләнүгә бик җаваплы карыйбыз. Бөек Ватан сугышы фронтларында катнашкан кешеләр алдында чыгыш ясау зур хөрмәт, дәрәҗә. Алар чын мәгънәсендә бөек кешеләр, чөнки Туган ил хакына, безнең гомерләрне саклап калу хакына алар күпме батырлыклар эшләгәннәр, - диде солистка Азалия Баһавиева.

- Мондый зур бәйрәмдә чыгыш ясау, мондый парадта катнашу безнең өчен бик мөһим, безгә сугышта катнашучылар алдында чыгыш ясау бик ошый, - диде “Биектау” бию театрына йөрүче Элина Сафиуллина.

Җиңү көне концертына үзенчәлекле репертуар әзерләгәннәр һәм аңа кыштан ук әзерләнә башлаганнар. Барлык чыгышларны тамашачылар тәүге тапкыр күрделәр.

- Миңа бик ошады, Нәкъ менә хәзер сәхнәдә минем дус кызым чыгыш ясый, - диде Сабина Ибәтуллина.

- Бик ошый. Булдыралар. Шулай дәвам итсеннәр, тагын да югарырак үрләргә ирешсеннәр, - диде Ризалия Ибәтуллина.

Концерт конфетти һәм серпантиннан салют белән тәмамланды. Төп салютны биектаулылар һәм район кунаклары кич белән Казан арты паркында карадылар.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев