Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң җитезләр һәм төз атучылар

Чаңгы спортына игътибарны күбрәк җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, район укучылары арасында иң көчле спортчылар һәм укчыларны ачыклау максатында 10 нчы февральдә Дөбьяз урта мәктәбе базасында ату, ә 13 нче февральдә биатлон буенча ярышлар уздырылды. Гомуми урта белем мәктәпләре арасында ату буенча гомумкоманда зачетында 1 нче урынны Дөбьяз мәктәбе...

Чаңгы спортына игътибарны күбрәк җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, район укучылары арасында иң көчле спортчылар һәм укчыларны ачыклау максатында 10 нчы февральдә Дөбьяз урта мәктәбе базасында ату, ә 13 нче февральдә биатлон буенча ярышлар уздырылды.

Гомуми урта белем мәктәпләре арасында ату буенча гомумкоманда зачетында 1 нче урынны Дөбьяз мәктәбе яулады, 2нчедә - Биектауның 1 нче, 3 нчедә - Мүлмә мәктәбе.

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасындагы гомумкоманда зачетында Казаклар (1 нче урын), Шуман (2 нче урын), Олы Кавал (3 нче урын) мәктәпләре җиңүчеләр дип танылды.

Биатлон буенча гомумкоманда зачетында урта мәктәпләр арасында җиңүчеләр: 1 нче урында - Ямаширмә, 2нчедә - Мәмдәл, 3нчедә Шәпше мәктәпләре. Төп мәктәпләр арасында гомумкоманда зачетында иң яхшы күрсәткечләргә Казаклар (1 нче урын), Шуман (2 нче урын), Олы Кавал (3 нче урын) мәктәпләре укучылары иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев