Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ИҢ АКТИВЛАРГА - ТАШЛАМА ҺӘМ БҮЛӘКЛӘР

Октябрьнең 11еннән 21енә кадәр Бөтенроссия Әбүнәче ункөнлеге уздырылды. 2013 нче елның беренче яртыеллыгына язылу барышын активлаштыру өчен үзәк почта бүлегендә Әбүнәче көне уздырылды. Биредә иртәдән үк әйләнә-тирәгә күңелле көйләр яңгырап торды, ә хезмәт күрсәтү залына керү юлы шарлар белән бизәлде. Почта хезмәткәрләре бирегә килгән һәр кешегә каталог белән танышырга һәм...

Октябрьнең 11еннән 21енә кадәр Бөтенроссия Әбүнәче ункөнлеге уздырылды. 2013 нче елның беренче яртыеллыгына язылу барышын активлаштыру өчен үзәк почта бүлегендә Әбүнәче көне уздырылды.
Биредә иртәдән үк әйләнә-тирәгә күңелле көйләр яңгырап торды, ә хезмәт күрсәтү залына керү юлы шарлар белән бизәлде. Почта хезмәткәрләре бирегә килгән һәр кешегә каталог белән танышырга һәм газета яки журналга язылырга тәкъдим иттеләр. Нинди генә басмага язылсалар да, бөтен кешегә бүләкләр тапшырылды.
Бу көнне почта бүлегенә килүчеләрнең күбесенең нәкъ менә район газетасына язылулары сөенечле күренеш булды. Шушы ун көндә "Высокогорские вести" - "Биектау хәбәрләре" газетасына ярты елга язылу бәясе 20 процентка киметелде.
Район кешеләре, шушындый мөмкинлектән файдаланып, илле сум акчаларын янга калдырдылар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре квитанцияләрне бердәм булып, бергәләп тутырдылар. Без, редакция коллективы да, газетабызга нәкъ менә 18 октябрь көнне язылдык.
Бу нөнгә йомгак ясаганда почтаның бары үзәк бүлекчәсендә генә район газетасына 267 экземпляр язылулары ачыкланды.
Алан-Бәксәр авыл җирлегендә (җирлек башлыгы Зөһрә Гарифуллина), Олы Битаман авыл җирлегендә (җирлек башлыгы Р.Галимҗанова) Әбүнәче көнен кызыклы итеп уздырдылар. Биредә авыл кешеләрен почтага музыка яңгыратып кына түгел, ә бәлки чәйләр кайнатып, коймаклар пешереп тә чакыралар. Дөбъязда да (җирлек башлыгы Әсхәт Низамов) Әбүнәче көне, халыкны кызыксындырып, игътибарын газетага җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
25 нче октябрьгә район буенча рус һәм татар телләрендә газетага 1800 экземплярда язылдылар инде. Бу вакытка Каенлык, Олы Битаман, Суыксу, Казаклар, Шәпше һәм Дөбъяз авыл җирлекләрендә барыннан да күбрәк тырыштылар. Үз газетасына язылганнарга рәхмәтлебез. Газета-журналларга язылу дәвам итә. Почта бүлекләренә һәм хат ташучыларга мөрәҗәгать итегез.
Рәсемдә: Биектау район үзәгендәге почта бүлегендә Әбүнәче көнендә: китапханәче Нина Уколова, почта хезмәткәрләре Ирина Кузнецова һәм Сәрия Хөснетдинова..
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев