Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Хушлашырга әле иртә иде... «Биектау FM» радиосында Эльвира Мотавалова истәлегенә махсус тапшыру чыгачак (+ФОТО)

Кичә, 2 февраль көнне Казан-Малмыж юлының 31нче чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә зур авария булды. Журналист Эльвира Мотавалова (Ибраһимова) идарә иткән 13нче модель "Лада" һәм SCANIA йөк машинасы бәрелешә. Журналист һәм радио алып баручысы Эльвира алган җәрәхәтләрдән юл-транспорт һәлакәте булган урында ук һәлак була. Эльвира Мотавалова 2012 нче елда...

Кичә, 2 февраль көнне Казан-Малмыж юлының 31нче чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә зур авария булды. Журналист Эльвира Мотавалова (Ибраһимова) идарә иткән 13нче модель "Лада" һәм SCANIA йөк машинасы бәрелешә. Журналист һәм радио алып баручысы Эльвира алган җәрәхәтләрдән юл-транспорт һәлакәте булган урында ук һәлак була.

Эльвира Мотавалова 2012 нче елда ачылган Биектау районында ачылган «Биектау FM» радиосының беренче дикторларының берсе була. Аның ягымлы, тынычландыра, күңелгә рәхәҗлек бирә торган тавышын бөтен район белә иде.

Киң күңелле, тыйнак һәм сабыр Эльвира «Биектау FM»нан соң "Татарстан", "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалларында, "Болгар", "Азан" һәм "Шәһри Казан"газеталарында эшләде. Соңгы вакытларда "Ярдәм" мәчетендә эшләде, мәчет каршында эшләүче "Иман" радиосының баш мөхәррире иде.
Эльвира Мотавалова белән хушлашу бүген 12:00 сәгатьтә аның туган ягы Балтач районы Таузар авылында булачак.

Бүген 12:30 сәгатьтә «Биектау FM» радиосында (100,2 fm ) Эльвира Мотаваловага багышланган махсус чыгарылыш була. Эльвира яттан бик күп шигырьләр, канталы сүзләр белә иде. Радио архивында сакланган әлеге язмаларны без тыңлаучыларыбызга тәкъдим итәчәкбез.

Эльвира Мотавалованың якыннары һәм туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев