Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ХӘЛИЛ МӘХМҮТОВ БЕЛӘН БӘХИЛЛӘШТЕК

Татарстан үзенең яраткан халык артисты, тыйнак, сөйкемле Хәлил Мәхмүтов белән бәхилләште. Хәлил Мәхмүтовның йөрәге җомга иртәсендә сәгать 5 тә тибүдән туктады. 30 сентябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында аның иҗатына гашыйк тамашачылар Хәлил Мәхмүтов белән бәхилләште, аның гомерлек дусты, җәмәгате һәм хезмәттәше Исламия ханымның, балаларының кайгысын...

Татарстан үзенең яраткан халык артисты, тыйнак, сөйкемле Хәлил Мәхмүтов белән бәхилләште.
Хәлил Мәхмүтовның йөрәге җомга иртәсендә сәгать 5 тә тибүдән туктады. 30 сентябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында аның иҗатына гашыйк тамашачылар Хәлил Мәхмүтов белән бәхилләште, аның гомерлек дусты, җәмәгате һәм хезмәттәше Исламия ханымның, балаларының кайгысын уртаклашты.
Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән кайгы уртаклашу, мәрхүм белән бәхилләшү сүзе белән ТР Парламенты Рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады. Ул Хәлил Мәхмүтовның сугыш һәм аннан соңгы авыр чорга туры килгән балачак һәм үсмер чаклары, төзүчеләр бригадиры булып хезмәт итүе, әмма яшь егетне табигый сәләте Казанга театр училищесына алып килүе турында сөйләде.
- Хәлил Зәки улы Мәхмүтов башкарган санап бетергесез рольләр халык хәтереннән югалырлык түгел: хәтер яши икән, димәк, ул да безнең белән бергә, - диде Р.Ратникова.
- Бу ел арабыздан чын талантка ия шәхесләребезне бер-бер артлы алып китте. Ә Хәлилне мин сәхнәдә үлгән Артист дип кабул итәм, ролен уйнаган килеш китте дип саныйм, андый Актер бөек була, - диде Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры вәкиле, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров. - Хәлилне карт кеше итеп күз алдына китерә алмыйм мин, чөнки ул - табигате белән картлыктан ерак кеше. Шунысын да онытмыйк: ул үзе белән эшләгән актерлар турында радио һәм телевидениедә бик күп истәлекләр калдырды, искиткеч мәкаләләр язды. Аллаһы Тәгалә аңа якты гомер бирде, гаиләсе дә халкыбыз өчен чын татар гаиләсе булып яши белде. Зәки улы Хәлилнең урыны җәннәттә булсын! - диде Әзһәр Шакиров.
Тинчурин театры исеменнән Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин чыгыш ясады.
- Коллегабыз 8 нче март көнне, кинәт аяктан егылып, түшәккә калган вакыттан бирле 6 ай да 20 көн узды, әмма без аны театрга килер, сәхнәбезгә менер, уйнар дип көттек, ләкин... ул тормады. Әҗәл дигәннәре ул шундый көч икән - ипләп тотса, үзенә тарта, үзенә суыра бара, һәм ул Хәлилне арабыздан алды, - диде ул.
Хөрмәт күрсәтеп, бәхилләшү чарасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары, Казандагы барлык театр актерлары, артистлар, рәссамнар, язучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, тамашачылар катнашты.
Хәлил Зәки улы Мәхмүтов җәсәде Казанның татар зираты куенына салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев