Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Хезмәт хакын түләмәгән өчен җинаять эше кузгатылды

Биектау районы прокуратурасы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү белән шөгыльләнүче җаваплылыгы чикләнгән "Правда" ширкәтендә хезмәткә түләгәндә хезмәт законнары таләпләренең ничек үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында 2016 елның августыннан октябрь аена кадәрге чорда "Правда" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры Фиркать Вахитовның оешманың 40 хезмәткәренә хезмәт хакын түләмәве билгеле булды. Хезмәт хакы буенча гомуми бурыч...

Биектау районы прокуратурасы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү белән шөгыльләнүче җаваплылыгы чикләнгән "Правда" ширкәтендә хезмәткә түләгәндә хезмәт законнары таләпләренең ничек үтәлүен тикшерде.

Тикшерү барышында 2016 елның августыннан октябрь аена кадәрге чорда "Правда" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры Фиркать Вахитовның оешманың 40 хезмәткәренә хезмәт хакын түләмәве билгеле булды. Хезмәт хакы буенча гомуми бурыч ким дигәндә 715 267 сум тәшкил итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 136 нчы маддәсе нигезендә хезмәт хакы һәр ярты ай үткән саен (аннан да сирәк түгел) эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрендә, коллектив килешүдә, хезмәт килешүендә билгеләнгән көнне түләнергә тиеш.

Тикшерү "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтенең, ширкәт хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләргә җитәрлек акчасы була торып та, аны хезмәт хакы һәм башка түләүләр буенча булган бурычны каплау белән бәйле булмаган башка максатларга тотуын күрсәтте.

Прокуратура тупланган материалны хезмәт законнары таләпләрен бозуга юл куйган Фиркать Вахитовка карата җинаять эзәрлекләве өчен Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасындагы тикшерү идарәсенең Биектау районара тикшерү бүлегенә җибәрде. Прокуратура таләбе буенча Тикшерү комитеты "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Фиркать Вахитовка карата Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 145.1 маддәсенең 1 өлешендә күздә тотылган җинаять билгеләре буенча, ягъни оешма җитәкчесенең башка шәхси кызыксынуыннан (заинтересованность) чыгып, хезмәт хакының өч айдан күбрәк вакыт өлешчә түләнмәве өчен җинаять эше кузгатты.

Җинаять эшен тикшерү барышын район прокуратурасы үз контроленә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев