Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Хезмәт белән бәхет янәшә

Еллар, еллар... Гомерең агышында яраткан хезмәтең белән узган еллар, айлар, көннәр... Менә шушы елларны санап, эшләп яшиләр дә инде Каракүл авылында гомер кичерүче Лилия белән Ильяс Валиевлар. Бәлки эшчән, тәртипле булып гомер итү Каракүл авылының суыннандыр? Чөнки Габдразак абый белән Ркоя апаның туган-үскән авылларында гомер кичерүе дә шуның дәлиледер. Аларның...

Еллар, еллар... Гомерең агышында яраткан хезмәтең белән узган еллар, айлар, көннәр...

Менә шушы елларны санап, эшләп яшиләр дә инде Каракүл авылында гомер кичерүче Лилия белән Ильяс Валиевлар. Бәлки эшчән, тәртипле булып гомер итү Каракүл авылының суыннандыр? Чөнки Габдразак абый белән Ркоя апаның туган-үскән авылларында гомер кичерүе дә шуның дәлиледер. Аларның ике уллары, туган җирләрендә иген-икмәк үстереп, күренекле механизатор, иген кырларын иңләгән комбайнчылар, хезмәт сөю-чән ир-егетләр булып гомер кичерәләр. Колхоз эшенең нинди булуына карамастан, игенчелектә, терлекчелектә эшләгән Габдразак абый белән Ркоя апаның тырышлыгы улларына күчкәндер дә инде.

Ильяс 1967 нче елда туып, шул Каракүл авылында үз гаиләсе белән гомер кичерә. Балачагында әтисенә ияреп тракторда утырып йөрүләре механизатор булу теләген уяткандыр да инде. Аның тормыш иптәше Лилия Ташсу авылы кызы. Чиләгенә күрә капкачы, дигәндәй, Лилия дә Ильясның үзе кебек эшкә кыю, чая кыз булып чыга. Килен булып төшкән көннән фермага эшкә килә, аның терлекчелектә эшләвенә дә 15 ел узып киткән. Ә хәзер ул Зур Көек авылында хат ташучы. Лилия бу хезмәттә өч кенә ел эшләсә дә, үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгерде инде. Газета-журналларны вакытында тарата, тәртипле, олы яшьтәгеләргә игътибарлы, ягымлы карашы белән кешене сөендереп эшли белә ул.

Реклама

Ильясның комбайнчы булып эшләвенә дә 20 елдан артып киткән. Ул кышкы чорда терлекчелектә бозау караучы булып эшли, бер дә вакытны бушка уздырырга яратмый. Аның хезмәтен, зур күрсәткечләргә ирешкәне өчен, районда Сабантуй бәйрәмнәрендә дә зур бүләкләр биреп югары бәяләделәр. Менә 8 ел инде Ильяс мәктәп машинасында укучыларны алып йөри, хезмәтен яратып башкара.

Тәртипле гаилә тәрбиясендә үскән балаларның тормышта үз урыннарын табуы шуның нәтиҗәседер инде ул. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Илназ КГТУны тәмамлап, икенче югары белемле булу теләге белән КХТИга укырга керде. Зөлфия, Мәмдәл авылы егете Рәмискә тормышка чыгып, үз гаиләсе белән Казанда яшиләр. Ә кече кызлары Зөһрә Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 2 нче курсында укый. Тормышын авыл хуҗалыгы хезмәтенә бәйләү аның теләге. Шөкер, балалар да тәртипле, тырыш булып, үз юлларын сайлаганнар. Бу гаиләгә бары тик тигез тормыш, гаилә бәхете генә телисе кала. Һәрвакыт күгегез аяз, һәрчак шулай кешегә ярдәмчел булып калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев