Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Хастаханәдә - намаз бүлмәсе (ФОТО)

Бүген Биектау районының үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Беренчеләрдән булып намаз уку бүлмәсен Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, Биектау авылы мәчетләре имамнары һәм хастаханәнең баш табибы Рамил Зиатдиновлар һ.б. карадылар. Алар ук монда беренче намазны укыдылар. Намаз укучылар өчен монда барлык шартлар да тудырылган. Аерым тәһарәтханә бар. Намаз...

Бүген Биектау районының үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылды.

Беренчеләрдән булып намаз уку бүлмәсен Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, Биектау авылы мәчетләре имамнары һәм хастаханәнең баш табибы Рамил Зиатдиновлар һ.б. карадылар. Алар ук монда беренче намазны укыдылар.

Намаз укучылар өчен монда барлык шартлар да тудырылган. Аерым тәһарәтханә бар. Намаз уку бүлмәсе ике зонага: ир-атлар һәм хатын-кызлар зоналарына бүленгән. Шулай ук биредә дини календарьлар, намаз вакытлары күрсәтелгән белешмәлек тә урын алган.

Монда авырулар да, аларның якыннары да иркенләп намаз укый, күңелләренә тынычлык таба ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев