Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Харис Вәлиуллов – районның мактаулы гражданины

Отставкадагы судья Харис Хасимҗан улы Вәлиуллов Биектау районында гадел хөкемне тормышка ашыруда нәтиҗәле һәм уңышлы эшләгәне өчен "Биектау муниципаль районының мактаулы гражданины" дигән исемгә лаек булды. 30 нчы декабрьдә "Биектау" универсаль спорт залында район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Харис Хасимҗан улына Мактаулы гражданин таныклыгы һәм медален тапшырды. Харис Вәлиуллов 1987 елның...

Отставкадагы судья Харис Хасимҗан улы Вәлиуллов Биектау районында гадел хөкемне тормышка ашыруда нәтиҗәле һәм уңышлы эшләгәне өчен "Биектау муниципаль районының мактаулы гражданины" дигән исемгә лаек булды. 30 нчы декабрьдә "Биектау" универсаль спорт залында район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Харис Хасимҗан улына Мактаулы гражданин таныклыгы һәм медален тапшырды.

Харис Вәлиуллов 1987 елның июнендә Татарстан АССРның Биектау район судына халык судьясы итеп сайланды, ә 1996 елда Биектау район суды рәисе итеп расланды.

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2007 елда икенче срокка Биектау район суды рәисе итеп билгеләнде. 2013 елның 18 августыннан 2015 елның 22 апреленә кадәр, рәис вәкаләтләренең срогы чыгу сәбәпле, шушы ук судта судья булып эшләде. 2015 елның 22 апрелендә үз теләге белән мактаулы отставкага чыкты.

Тирән белемле һәм укымышлы, зыялы кеше буларак, Харис Хасимҗан улы судья өчен зарури булган сыйфатларның барысына да: югары һөнәри осталыкка, таләпчәнлеккә ия булды.

Ул район суды рәисе булып эшләгән дәвердә законсыз хөкем ителүнең һәм суд эшләрен башкарганда хокуклар һәм срокларны бозуның бер генә очрагы да булмады.

Суд рәисе буларак, ул район судында гадел хөкемне тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудыру өстендә даими эшләде. Аның башлангычында 1996 елда судның яңа бинасы - Гадел хөкем йортын төзү яңартылды һәм 1997 елда төзеп бетерелде. 1998 елда суд бинасына газүткәргеч сузылды. Газ котельныен төзеп, файдалануга тапшыру җылылык белән мөстәкыйль тәэмин ителү мөмкинлеге бирде. Суд, зарурлык килеп туганда судның өзлексез эшләвенә ирешү өчен, эчке һәм тышкы элемтәле кечкенә АТС, кечкенә электр станциясе белән тәэмин ителгән.

1998 елда суд тулысынча компьютерлаштырылды, локаль компьютерлар челтәре булдырылды. Судьялар һәм суд аппараты хезмәткәрләре шәхси компьютерлар һәм аудио-видеотехника белән тәэмин ителгән.

Харис Вәлиулловның суд рәисе булып эшләвенә тиешле бәя бирелде.

1999 елның сентябрендә аңа ТР судьяларының квалификация коллегиясе карары нигезендә икенче квалификация разряды, 2013 елның августында бишенче квалификация разряды бирелде.

Реклама

"Гадел хөкем йорты"н төзүгә зур өлеш керткәне өчен 1998 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга үзеннән өлеш керткәне өчен 1999 елда аңа "Татарстан Республикасының атказанган юристы" дигән мактаулы исем бирелде. Гадел хөкемне тормышка ашыруда ирешкән уңышлары өчен 2004 елда ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 2005 елда аңа "Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә" медале тапшырылды.

2009 елда РФ Югары Суды Рәисе В.М.Лебедов боерыгы нигезендә II дәрәҗә "РФның суд системасы алдындагы казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.

Харис Вәлиуллов Татарстан Республикасының судьялар ширкәте органнары эшендә дә актив катнашты. Ул РФ судьяларының V съезды делегаты итеп сайланды. Татарстан Республикасы судьялары Советы әгъзасы итеп күп тапкырлар сайланды.

2015 елда ТР Президенты Указы нигезендә "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.

Районда гадел хөкемне тормышка ашырган өчен 2013 елда Биектау муниципаль районы Советы карары нигезендә "ТРның Биектау муниципаль районын үстерүдәге казанышлары өчен" дигән медаль, Биектау муниципаль районы Башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

p.s. фото. Бүләкләү тантанасында. Харис Хасимҗан улы уңнан беренче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев