Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр..

Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате - милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы. Татар театры һәркем өчен да аңлаешлы сәнгать төре буларак, инде менә 110 ел халыкка хезмәт итә. Аны бөтен милләт - зыялылар, эшчеләр, ил эчендәге чуалышларда катнашкан өчен мәдрәсәдән куылган шәкертләр, приказчиклар дөньяга китерә. Театр сәнгате...

Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате - милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы. Татар театры һәркем өчен да аңлаешлы сәнгать төре буларак, инде менә 110 ел халыкка хезмәт итә. Аны бөтен милләт - зыялылар, эшчеләр, ил эчендәге чуалышларда катнашкан өчен мәдрәсәдән куылган шәкертләр, приказчиклар дөньяга китерә. Театр сәнгате милләтебезгә авыр чакта таяныч та, яхшы чакта куаныч та булган.

Хәзерге вакытта республикабызда 100 дән артык үзешчән театр коллективы эшләп килә. Алар төрле жанрдагы пьесаларга алына, фестиваль-смотрларда катнаша, иҗатка гашыйк татар милләтенә рухи азык тарата.

Биектау районының Ямаширмә авылындагы театр коллективы 1988 елда ук оешкан. Озакламый театр коллективы үзенең 30 еллыгын да билгеләп үтәчәк дигән сүз бу. Шул вакыт эчендә театр коллективы шактый гына спектакльләр куеп өлгергән, төрле конкурс-фестивальләрдә катнашкан, куелган спектакльләр өчен диплом һәм грамоталар белән дә бүләкләнгән.

Шушы елларда куелган спектакльләр үзенең жанр һәм авторлар төрлелеге белән аерылып тора. Һәвәскәр труппа һәр ел саен диярлек үз тамашачысын яңа спектакльләр белән куандырырга тырыша. Т.Закировның "Яучылар", Ю.Әминовның "Язылмаган законнар" һәм "Минем җинаятем", Ф.Садриевның "Сиңа гына әйтәм", Г.Камалның "Беренче театр", Г.Насрыйның "Яшел эшләпә", С.Шәкүровның "Сине ташлап китә алмыйм", Д.Салиховның "Булса кодаң генерал", "Пуля", "Туй күлмәгем, соңгы бүләгем", "Мөгезле Мәүлихан", "Кызлар капкыны", "Сәер кеше", Ф.Бәйрәмованың "Сандугачның балалары", Ә.Хәсәновның "Әти диясем килә", Р.Җамалиеваның "Изге имән шаһит", З.Хәкимнең "Килә ява, килә ява...", Р.Җиһаншинаның "Улларым", Р.Батулланың "Ак күгәрчен", "Кичер мине, әнкәй" һ.б. спектакльләр куела.

Авыл театрының шушындый нәтиҗәле эшчәнлеген күреп, Ямаширмә театрына 2002 елның 28 мартында "Халык театры" исеме бирелә. Театр коллективы белән бүгенгесе көндә режиссер Филсинә Сәгъдиева җитәкчелек итә.

Бу театрның әһәмияте шунда: ул төрле һөнәр ияләренә, лаеклы ялдагы апа-абыйларга, студентларга, укучыларга үзләрен сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирә. Коллективта барлыгы 16 кеше. Шуларның 6 сы өлкән яшьтәге, 6сы урта яшьтәге, ә 4се яшь кеше. Коллектив әгъзалары төрле һөнәр ияләре, кайберләре лаеклы ялда. Нәзирә Гыйльманова, Дания Исмәгыйлева, Радания Гарәфиева, Минҗофар Шакирова, Лилия Сафиуллина, Лилия Хәмидуллина, Фәридә Нәҗмиева, Илдар Нәҗмиев, Илгиз Гыймадиев, Дәүләт Мостафин, Илсур Низамовлар, Раил Закиров, Әмир Нәҗмиев, Алинә Гыймадиева, Рәмис Шакиров һәм Ләйсән Закировалар театр дип янып-көеп йөриләр. Бөтенесен бергә иҗатка мәхәббәт, театрны ярату берләштерә.

Ямаширмә театрының бүгенге көндә гөрләп иҗат итүендә, гади авыл халкының сәхнәгә менеп уйный алуында аның режиссеры Филсинә Сәгъдиеваның өлеше зур. Мәдәният һәм сәнгатькә гашыйк ханым үзе кебек битараф булмаган кешеләр белән яңадан-яңа сәхнә әсәрләре тудыра.

- Халык театрында материалны сайлауга бик җитди карыйбыз. Пьесаның мәгънәле, тамашачыларга нинди дә булса сабак бирерлек булсын иде дип тырышабыз. Һәрбер театрда була торган кебек бездә дә өстәл арты чоры да, бүлмәдә һәм сәхнәдә репетицияләр уза, - дип белдерде Филсина ханым.

Коллективта бер елны комедия куйсалар, икенче елны мелодрама куярга тырышалар. Бу тамашачыларның зәвагын да истә тотып, театрдагы артистларны да һәрьяклап ачу өчен шулай эшләнелә.

Ут, сәхнә бизәлеше, артистлар өчен киемнәрне тектерү хәстәрен күрү, спектакльләр белән төрле бәйгеләргә булсын, чыгыш ясарга күрше-тирә авылларга булсын - барсын да оештыру эше белән Ямаширмә мәдәният йорты директоры янып-көеп йөри. Ул үзенең әлеге театр белән горурлануын яшерми.

- Быел театр коллективы өчен бик уңышлы ел булды. Куйган "Кичер мине, әнкәй" спектаклебез "Идел-йорт" фестивалендә уңышлы катнашты. Казанда Ленин исемендәге мәдәният йортында 300 дән артык кеше карарга килгән иде безнең чыгышны. Спектакльнең кайбер урыннарында тамашачы торып-торып кул чапты, - диде Фәрхад әфәнде.

Ямаширмә халык театры үзләренә алмашлар әзерләү буенча да шактый эш башкара. 2009 елдан биредә "Яшь йолдызчыклар" дип исемләнгән балалар театр коллективы да эшләп килә. Шул вакыт эчендә шактый гына спектакль куярга да өлгергәннәр инде. Ш.Фәрхетдиновның "Шифалы су", Г.Камалның "Бүләк өчен", Т.Миңнуллинның "Кайда халык, кайда дөреслек?", Л.Леронның "Аңгыра сарык бәрәне", "Былтыр кызы", Г.Закированың "Унберенчеләр", И.Зәйниевнең "Кәҗә, сарык һәм башкалар" һәм "Чәпәләй һәм Тәпәләй маҗаралары" спектакльләрен бик күп кеше үз итеп өлгергән инде.

"Яшь йолдызчыклар" да республикада уздырылучы төрле смотр- бәйгеләрдә катнаша. "Иделкәем", Ш.Биктимиров исемендәге Республика бәйгесе шундыйлардан. Әлеге бәйгеләрдән алып кайткан дипломнары да бар аларның.

Тик шулай да әлеге халык театры өчен иң зур вакыйгаларның берсе быел булды. Ямаширмә халык театры узган атнада гына Казанда Рабит Батулла әсәре буенча куелган "Кичер мине, әнкәй" спектакле белән "Идел-йорт" фестивалендә катнашып кайтты. Әлеге фестивальдә 100 дән артык театр коллективы катнашкан иде. Биектау районы сәнгатькәрләре коллективы 3 тур үтеп, 18 иң яхшы коллектив арасына керә алды, Казан шәһәрендә дәрәҗәле жюри каршында чыгыш ясау бәхетенә иреште.

Хәзерге вакытта коллектив түземсезлек белән декабрь аен көтә. Чөнки барлык 18 театр коллективы спектакльләрен куеп бетергәч, призлы урыннар, төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр, гран-при иясе билгеле булачак.

Мәдәният бернинди дә матди файда китерми, тик шулай да кешенең рухи үсеше өчен зур роль уйный. Рухи яктан бай булган кеше җәмгыятькә дә күбрәк файда китерә. Ә рухи ярлылыктан арыну өчен халык педагогикасының ролен күтәрергә, яшьләрне халык традицияләре, гореф-гадәтләре үрнәгендә, милли мәдәниятебезгә хөрмәт белән карарга өйрәтү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев